Россия Федерациясе Конституциясе көне

    2019 елның 12 нче декабрендə Спас картлар һəм инвалидлар йортында "Өлкəн яшьтə патриотик тəрбия" технологиясе кысаларында Россия Конституциясе көненə багышланган бəйрəм чарасы узды.
    Чара тантаналы рəвештə Россия Федерациясе гимнын яңгыратудан башланды, интернат-йорт гражданнары аны басып тыңладылар. Чараны оештыручы Родикова Людмила Владимировна илебезнең бөтен Россия Федерациясе территориясендə иң югары  юридик көчкə, өстенлеккə ия булган  төп законы турында сөйлəде, аның нигезендə халык тарафыннан жəмгыять һəм дəүлəт төзелешенең төп принциплары гамəлгə куелды, дəүлəт хакимиятенең субъектлары билгелəнде,  кеше һəм гражданнарның дəүлəт тарафыннан яклана торган хокуклары, иреге һəм бурычлары беркетелде.
      Россия Федерациясе Конституциясенең барлыкка килү тарихы һəм 1993 елда аның соңгы вариантын кабул итү искə алынды. Россиянең барлык күпмиллəтле халкына багышлап ихлас котлаулар һəм телəклəргə бай матур патриотик шигырьлəр укылды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 13 декабре, 13:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International