2019 елның 23 нче декабрендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында“Эрудит” технологиясе кысаларында көзкыш чорының туган көн ияләренә багышланган чара узды, аны тәрбияче Пантелеева С.А. һәм социаль хезмәт буенча белгеч Савинова С.А. әзерләде һәм үткәрде.
Әлеге чараның бурыч һәм максатлары: - көз-кыш чорының туган көн ияләрен котлау; - иҗади-интеллектуаль сәләтләрен, фантазияләрен үстерү; коллективта уңай психологик климат булдыру.
Педагоглар чараны барлык туган көн ияләрен котлаудан башлап җибәрделәр, туган көн турында шигырьләр сөйләделәр, елга бер килүче бәйрәм турында җырлар җырладылар. Шулай ук педагоглар бик күп уеннар үткәрделәр һәм, әлбәттә, гадәти булмаган уен рәвешендә ак калач пешерделәр. Соңрак интернатта яшәүчеләр бер-берсенә мактау сүзләре – комплиментлар әйтештеләр.
Аннары педагоглар төрле бәйгеләр үткәрделәр, уен формасында бәйрәм менюсы төзеделәр, иң тәэсирлесе “Тылсымлы эшләпә” ярдәмендә “Сораулар һәм җаваплар” бәйгесе булды, ул социаль хезмәт алучыларда көн буена җитәрлек хис-кичерешләр тудырды.
Чара азагында педагоглар барлык туган көн ияләрен бәйрәм табыны артына чәйгә чакырдылар.
Соңгы яңарту: 2019 елның 24 декабре, 15:59