3 нче октябрь – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты илебез тарихындагы әлеге мөһим вакыйгага багышланган чара уздырды.
Социаль хезмәт буенча белгечләр Савинова С.А. һәм Тюнева С.А. илебез тарихында булган әлеге вакыйга турында сөйләделәр. Кешелек тарихындагы иң куркыныч сугыш Японияне җиңү белән тәмамлана, ә илебез бу фаҗиганең төп авырлыгын үз иңнәрендә күтәрә. Азатлыгыбыз, тыныч киләчәк һәм бәхетле тормыш өчен көрәштә гомерләрен биргән кешеләрне онытмау – безнең изге бурычыбыз.
ТЕРРОРИЗМ сүзе шулай ук куркыныч яңгырый. 3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне дип игълан ителде. Бу көн 2004 елда сентябрьнең беренче көннәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Теракт корбаннарын искә ала торган көн бу. Бесланның 1 нче номерлы мәктәбендә террористлар 1128 кешене тоткынлыкка алдылар. 330 кеше һәлак булды, шуларның 186 сы – балалар. Бүген бу турыда сөйләшүебез юкка түгел. Социаль хезмәт буенча белгечләр әйтүенчә: “Өлкәннәрнең үткәнебез турында, совет халкының каһарманлыгы турында онытмавы өчен без барысын да эшләргә тиешбез. Сугыш елларында гына түгел, хәзерге тыныч чорда да бер гаепсез кешеләр һәлак була. Теләсә кайсы террор акты, сугыш – әрнү дә, күз яшьләре дә, хәсрәт тә, кешелек өчен куркыныч тетрәнү дә”.
Чара ахырында “2 сентябрь – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн”, “Беслан – син безнең әрнүебез дә, хәсрәтебез дә...” дип аталган видеороликлар күрсәтелде һәм “Тынычлы һәм бәхет елларга сузылсын, ә сугышка МӘҢГЕГӘ ЮК дип әйтик” дигән матур сүзләр әйтелде.



Соңгы яңарту: 2020 елның 4 сентябре, 08:49