Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары буенча ел саен 24 нче мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә, 1882 нче елда шушы көнне немец микробиологы Роберт Кох туберкулезны барлыкка китерүчене ачуын игълан итә. Әлеге көн календарьның кызыл көне булып саналмый, әмма әлеге чирнең житдилеге һәм аңа каршы көрәшергә кирәклеге турында искәртеп тора.
Бүген Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Сәламәтлек мәктәбе" кысаларында шәфкать туташы Волостнова Л.И. тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә уздырылды. Анда социаль хезмәт алучыларны әлеге чирне дәвалау методлары һәм үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Әңгәмәнең максаты булып туберкулез йоктыруның куркынычлыгы һәм аяныч нәтижәләре турында күзаллауны ныгыту. Любовь Ивановна туберкулез инфекциясенең чыганаклары, авыруга китерүче факторлар турында сөйләде. Шулай ук туберкулезның таралуына юл куймас өчен профилактик чаралар үткәрүнең мөһимлегенә басым ясады. Туберкулезга каршы көрәш көненең символы булып ак ромашка тора, ул сәламәт сулыш алуны гәүдәләндерә. Әңгәмә ахырында катнашучылар "Мин туберкулезны туктата алам" дигән зур ромашка ясадылар, аның һәр тажында әңгәмә барышында туберкулезны кисәтүгә караган темалар чагылыш тапкан иде. Өлкәннәр әлеге житди темага бик игътибар белән карадылар, сорауларын бирделәр, кызыклы әңгәмә өчен рәхмәтләрен белдерделәр.



Соңгы яңарту: 2021 елның 24 марты, 16:41