Карар №46-6 30.01.2020 ««Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының 2016 елның 21 декабрендәге 12-3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында (19.07.2017 18-2 номерлы, 01.11.2017 20-4 номерлы, 28.05.2018 27-4 номерлы, 08.10.2018 30-2 номерлы, 20.11.2018 31-4 номерлы, 27.12.2018 33-2 номерлы, 24.06.2019 39-4 номерлы, 29.07.2019 40-10 номерлы үзгәрешләр белән)»

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

                        Р Е Ш Е Н И Е                                                                                                  К А Р А Р       

                   

                2020 елның 30 гыйнварь                    Болгар ш                                           № 46-6                                    

                                                                                                                                                                                  

«Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында

муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау хакында»

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының

2016 елның 21 декабрендәге 12-3 номерлы карары белән

расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында

муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

(19.07.2017 18-2 номерлы, 01.11.2017 20-4 номерлы, 28.05.2018 27-4 номерлы,

08.10.2018 30-2 номерлы, 20.11.2018 31-4 номерлы, 27.12.2018 33-2 номерлы,

24.06.2019 39-4 номерлы, 29.07.2019 40-10 номерлы үзгәрешләр белән)

 

«Коррупциягә каршы көрәш турында Россия Федерациясе законнарын камилләштерү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 16 декабрендәге 432-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы, «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 27 декабрендәге 118-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясы, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы

КАРАР ИТТЕ:

         1. «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының 2016 елның 21 декабрендәге 12-3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында 19.07.2017 18-2 номерлы, 01.11.2017 20-4 номерлы, 28.05.2018 27-4 номерлы, 08.10.2018 30-2 номерлы, 20.11.2018 31-4 номерлы, 27.12.2018 33-2 номерлы, 24.06.2019 39-4 номерлы , 29.07.2019 40-10 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Нигезләмәнең 16 статьясындагы 1 пунктының 2 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2) коммерция яисә коммерциягә карамаган оешма белән идарә итүдә катнашу, түбәндәге очраклардан тыш:

а) сәяси партия белән идарә итүдә, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайланулы органы тарафыннан түләүсез нигездә катнашу, башка иҗтимагый оешма, торак төзелеше, гараж кооперативлары съездында (конференциясендә) яисә гомуми җыелышында, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтендә катнашу;

б) коммерцияле булмаган оешма белән идарә итүдә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләр ширкәтенең гомуми җыелышында катнашу (конференция), яллаучы вәкиле рөхсәте белән) катнашу, Татарстан Республикасы законы белән билгеләнгән тәртиптә;

в) Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советында, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә күрсәтү;
        г) идарә органнарында һәм ревизия комиссиясендә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә оештыруны, гамәлгә куючысы (катнашучы) муниципаль берәмлек булган оешманы гамәлгә куючы (акционер) тарафыннан оешманы гамәлгә куючының вәкаләтләрен муниципаль берәмлек исеменнән гамәлгә ашыру тәртибен йә муниципаль милектәге акцияләр (устав капиталындагы өлешләр) белән идарә итү тәртибен билгели торган муниципаль хокукый актлар нигезендә тапшыру;

 д) федераль законнарда каралган башка очраклар;";

16 статьяның 1 пунктында түбәндәге эчтәлекле 2.1 пунктча өстәргә:

«2.1) шәхсән яисә ышанычлы затлар аша эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә;».

32 статьяның 3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3. Дисциплинар түләтүләрне куллану һәм бетерү тәртибе, әлеге Нигезләмәдә каралган очраклардан тыш, хезмәт законнары белән билгеләнә.».

1.4. 42 статьяның 4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4. 2020 елның 1 октябренә кадәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең (секретареның) урынбасары вазыйфасын биләү өчен муниципаль хокукый актлар белән һөнәри белем дәрәҗәсенә карата квалификация таләпләре урта һөнәри белем һәм муниципаль хезмәт стажына яисә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча эш стажына - кимендә ике ел яисә кимендә өч ел булуны күздә тота ала. 2020 елның 1 октябреннән соң әлеге Нигезләмәнең 8 статьясындагы 3 пунктының 1 пунктчасында каралган күрсәтелгән вазыйфаны биләү өчен квалификация таләпләре 2020 елның 1 октябренә кадәр вазыйфага билгеләнгән муниципаль хезмәткәрләргә һәм әлеге пункт нигезендә кабул ителгән муниципаль хокукый актларда каралган тиешле квалификация таләпләренә карата кулланылмый.».

1.5. 5 пунктта «2019 елның 1 гыйнварында» сүзләрен «2022 елның гыйнварында» сүзләренә алмаштырырга.

2. Әлеге карарның 1.5 пунктының гамәлдә булуы 2019 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының рәсми сайтында, хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (httр:pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

 

Спас муниципаль районы Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                           Ф.В. Мөхәммәтов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.03 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International