Карар №272 29.04.2020 «Эш көне булмаган чорда Спас муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге турында»
___________________________________________________________________________________________________________________________
ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР
29.04 2020ел Болгар ш. №_272
|
Эш көне булмаган чорда Спас муниципаль
районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре
эшчәнлеге турында
Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, Президентның «Россия Федерациясендә эш көне булмау турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указын үтәү максатларында, Спас муниципаль районының башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
- Мәктәпкәчә белем бирүнең төп программасын 2020елның 30 мартыннан алып карантин чаралары тәмамланганчыга кадәр гамәлгә ашыручы Спас муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә тәрбияләнүчеләрне кабул итүне туктатып торырга, «Россия Федерациясендә эш көне булмаган көннәрне игълан итү турында» Президент Указы гамәлдә булмаган балалар өчен кизү төркемнәр оештырырга.
- Спас муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балаларны карап тоткан өчен ата-ана түләвен күрсәтелгән чорда баланың бакчага йөрүенә факттагы көннәр өчен билгеләргә.
- Күрсәтелгән чорда балалар бакчасына йөрми торган балалар өчен Спас муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балаларны карап тоткан өчен ата-аналар түләвен түләтмәскә.
- 2020 елның март ае өчен тәрбиягә алынган тәрбияләнүчеләрне карау һәм тәрбияләү өчен элек исәпләнгән ата-аналар хакын яңадан исәпләп чыгару.
- Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.
- Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Е.В. Савиновка йөкләргә.
ТР Спас муниципаль районы башкарма
комитеты җитәкчесе В. А. Осокин
pdf
Скачать текст
PDF, 926.5 Кб