Карар №266 27.04.2020 «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2019елның 11 октябрендәге 712 номерлы карары белән расланган гражданнар милкенә муниципаль торак фондының торак урыннарын тапшырганда документлар рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында (05.03.2020 № 140 үзгәрешләре белән)»

__________________________________________________________________________________________________________________________

           

              ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                   КАРАР

                  

             27.04.2020 ел                       Болгар ш.                             № 266

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы

Башкарма комитетының 2019елның 11 октябрендәге

712 номерлы карары белән расланган гражданнар милкенә

муниципаль торак фондының торак урыннарын тапшырганда

документлар рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең

административ регламентына үзгәрешләр кертү турында

(05.03.2020 № 140 үзгәрешләре белән)

 

 

«Ана (гаилә) капиталы чаралары белән эш итүгә бәйле мәсьәләләр буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 01 мартындагы 35-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ:

        1. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 11 октябрендәге 712 номерлы карары белән расланган гражданнар милкенә муниципаль торак фондының торак урыннарын тапшырганда документлар рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентына (05.03.2020 № 140 үзгәрешләре белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

        1.1. Регламентның 2.5 пунктындагы 7 пунктчасын үз көчен югалткан дип танырга.

        2. Әлеге карар 2021 елның 01 гыйнварыннан үз көченә керә.

        3. Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында (http:// www. spassriy.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (htth:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

        4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Р.Р. Закировага йөкләргә.

 

ТР Спас муниципаль районы башкарма

комитеты җитәкчесе                                                                                         В. А. Осокин

pdf
Скачать текст
PDF, 911.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International