____________________________________________________________________________________________________________________ ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР № 236 13.04.2020 ел
|
Татарстан Республикасы Спас муниципаль
районында балаларның һәм яшьләрнең
ялын оештыру турында
Балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 31 мартындагы 191 номерлы «Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру турында», Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
1. Кушымта итеп бирелә торган түбәндәгеләрне расларга:
- 2020 елга Спас муниципаль районы балаларының һәм яшьләренең ял итү программасын (1-нче кушымта);
- Спас муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия турында нигезләмә (2-нче кушымта);
- Спас муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия составы (3-нче кушымта).
2. Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (htth:pravo.tatarstan.ru) бастырырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Савиновка Е.В. йөкләргә
Спас муниципаль районы башкарма
комитеты җитәкчесе В.А. Осокин