_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________ Р Е Ш Е Н И Е К А Р А Р
11 ноября 2019 ел Болгар ш. № 43-5
|
Татарстан Республикасы
Спас муниципаль районының
җирле үзидарә органнарына
мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе
һәм сроклары турындагы
нигезләмәне раслау хакында
"Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, "Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында" 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон, "Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында" 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Спас муниципаль районы Советы
Карар итте:
1. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе һәм сроклары турында нигезләмәне расларга.
2. Үз көчен югалткан дип тану:
- ТР Спас муниципаль районы Советының 2007 елның 14 августында кабул ителгән «Спас муниципаль районында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында»гы 19-6 номерлы карары.
- ТР Спас муниципаль район Советының 2018 елның 6 августында кабул ителгән «Спас муниципаль район Советының 2007 елның 14 августындагы 19-6 номерлы карары белән расланган гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы 29-2 номерлы карары.
3. Спас муниципаль районы җирле үзидарә органнарына үз эшендә әлеге Нигезләмәгә таянып эш итәргә.
4. Әлеге карарны Спас муниципаль районының http:// www. spasskiy.tatarstan.ru хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (//httр:pravo.tatarstan.ru) закон белән билгеләнгән срокта бастырырга.
Спас муниципаль районы
Башлыгы, Совет Рәисе Ф.В. Мөхәммәтов