Карар №43-3 11.11.2019 ««Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бюджетыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында Спас муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләр бирү турында»

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

                        Р Е Ш Е Н И Е                                                                                                  К А Р А Р       

                   

                 11 ноября 2019 ел                        Болгар ш.                                              № 43-3

                                                                                                                                                                                  

«Спас муниципаль районы»

муниципаль берәмлеге бюджетыннан

җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне

хәл итү буенча җирле үзидарә

органнары вәкаләтләрен үтәгәндә

барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен

финанслашу максатларында Спас

муниципаль районы шәһәр һәм авыл

җирлекләре бюджетларына

субсидияләр бирү турында

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142.3 статьясы нигезендә Спас муниципаль районы Советы

Карар итте:

1. «Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бюджетыннан Спас муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында, кушымта нигезендә субсидияләр бирү тәртибен раслау турында.

2.   Әлеге карар нигезләмәләре 2020 елга һәм 2021 – 2022 еллар план чорына бюджетлардан башлап бюджет төзегәндә, раслаганда һәм үтәлгәндә барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренә карата кулланыла.

3.   Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны финанс-бюджет мәсьәләләре, икътисад һәм җирдән файдалану буенча даими комиссиягә йөкләргә.

4.   Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында www. spasskiy.tatarstan.ru һәм хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (//http:pravo.tatarstan.ru) закон белән билгеләнгән срокта бастырырга.

 

Спас муниципаль районы      

Совет Рәисе, Башлыгы                                                                      Ф.В. Мөхәммәтов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.07 Мб

Приложения:
doc
Кушымта
DOC,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International