_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________ Р Е Ш Е Н И Е К А Р А Р
7 октябрь 2019 ел Болгар ш. № 42-4
|
Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча
шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлешендә
вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру турында
2003 елның 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Законының 15 статьясындагы 4 өлеше, “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставы, Спас муниципаль районы Советының 2019 елның 29 июлендә кабул ителгән «Спас муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан Спас муниципаль районы территориясендә урнашкан җирлекләрнең җирле үзидарә органнары белән вәкаләтләр өлешен тапшыру (кабул итү) турында килешүләр төзү тәртибен раслау хакында» гы 40-9 номерлы карары нигезендә, Спас муниципаль районы Советы
КАРАР БИРӘ:
1.Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлеге вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру:
- авыл җирлекләренең генераль планнарына үзгәрешләр кертү һәм раслау;;
- Җир биләмәләреннән файдалану һәм авыл җирлекләрен төзү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү һәм раслау;;
- авыл җирлекләрен шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларына үзгәрешләр кертү һәм раслау.
Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында (http://spasskiy.tatarstan.ru/), хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (//httр:pravo.tatarstan.ru) закон белән билгеләнгән срокта бастырып чыгарырга.
Спас муниципаль районы
Башлыгы, Совет Рәисе Ф.В. Мухаметов