Карар №893 16.12.2019 «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 26 гыйнварындагы 37 номерлы карары белән расланган «2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасына үзгәрешләр кертү турында»

________________________________________________________________________________________________________________

             ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                   КАРАР

                 № 893                                                                «16»  __12___ 2019 ел

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы

Башкарма комитетының 2015 елның 26 гыйнварындагы

37 номерлы карары белән расланган «2015-2020 елларга

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында

дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру»

программасына үзгәрешләр кертү турында

 

        «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясе турында» Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 26 июлендәге ПУ-695 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 18 декабрендәге № 1006 Карарын үтәү, Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, Спас муниципаль районы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләренең цивилизацияле үсеше, этникара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау максатларында, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 26 гыйнварындагы 37 номерлы карары белән расланган 2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасына үзгәрешләр кертергә.

2. Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында бастырырга http:/ www.spasskiy.tatarstan.ru.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Е.В. Савиновка йөкләргә.

 

Спас муниципаль районының

Башкарма комитеты җитәкчесе                                                                В.А. Осокин          

pdf
Скачать текст
PDF, 3.82 Мб

Приложения:
docx
Кушымта
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International