Карар №525 31.07.2019 “ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 17 гыйнварындагы “Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентын раслау турында” гы 30нчы карарга үзгәрешләр Һәм өстәмәләр кертү турында”

________________________________________________________________________________________________________________

           

              ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                   КАРАР

                  

            31.07.2019 год                      г. Болгар                                          № 525

 

 

 

 

 

 

ТР Спас муниципаль районы Башкарма

комитетының 2019 елның 17 гыйнварындагы

“Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ

регламентын раслау турында” гы 30нчы карарга үзгәрешләр

Һәм өстәмәләр кертү турында

 

 

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештырганда” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдаланганда гражданнарга өстәмә гарантияләр булдыру турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” 2018 елның 19.07 кабул ителгән №204-ФЗ федераль законга нигезләнеп,

1.ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитетының “Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентын раслау турында”  № 30  17.01.2019 ел. карарына түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә: 

1.1. 2нче кушымтадагы  2.4 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.4. Социаль ипотека системасы буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнарны учетка кую турындагы гаризаны карау вакыты - 30 көн. “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы “ Дәүләт торак фонды” коммерциянеке булмаган оешмасы тарафыннан административ процедураларны үтәү вакыты хезмәтләр күрсәтү вакытына керми. Комиссия утырышлары айга бер тапкыр уздырыла.”

1.2. 4 пункттагы 2.9 пункт астын, 2,4нче кушымтаны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4. Дәүләт власте органы, җирле үзидарә органы яки дәүләт власте органы яки җирле үзидарә  органы ведомствосында булган оешманың ведомствоара запроска биргән җавабы торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гражданнарны Торак Кодексының 52нче маддәсендәге 4нче өлеше нигезендә исәпкә кую өчен тиешле документның һәм (яки) мәгълүматның булмавы тиешле документның мөрәҗәгать итүченең үз инициативасы белән тапшырылмаганлыгы турында искәртә. Дөрес, кайбер очракларда мондый документның булмавы да кешеләрнең торак шартларын яхшырту өчен исәптә торуларын раслауга дәлилләр булырга мөмкин”.

1.3. 3.3.2 пунктның 8нче  кызыл юлындагы 4нче кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә:

«гариза тапшырган гражданнарга тәкъдим ителгән документларны кабул итеп алу турында расписка бирә, тиешле тәртиптә документларның исемлеген һәм аларны кабул итеп алу вакытын, шулай ук ведомствоара запрос буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган форма буенча алыначак документларның исемен дә күрсәтә.”

1.4. 4нче кушымтаның 2.5 пунктын, 1нче кушымтаның 4нче кушымтага караган Гаризадагы документлар исемлеген яңа редакциядә бәян итәргә:

«2.5. Закондагы яки башка норматив хокукый актлар нигезендә муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәк булган барлык документлар исемлеген документларга һәм инде мәгълүматларга бүлеп гариза белән мөрәҗәгать итүче мөстәкыйль рәвештә яки үз инициативасы белән тапшырырга тиеш. Бу шулай ведомствоара мәгълүмат алмашу кысаларында таләп ителә.

Торак бинага мохтаҗ булучы сыйфатындагы гаиләнең гражданнарны учетка кую өчен таләп ителә:

1) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган форма буенча гариза, аңа гариза бирүче белән бергә яшәгән һәм үз акылында булган барлык әгъзалары (аннары – гариза) кул куйган булырга тиеш;

2) Гариза тапшырган гражданинның һәм аның белән бергә яшәүчеләрнең паспортлары күчермәсе һәм шәхесне ачыклый торган башка документлар;

3) Гариза тапшырган гражданинның яки аның гаилә әгъзаларының торак законы нигезендә чиратсыз торак алуга хокукы булуын раслый торган категориягә керүенә нигез булып торган документлар:

- гражданинның яшәү өчен яраксыз булган йортта яшәвен раслаучы башкарма властьның федераль органы, Татарстан Республикасының башкарма власть органы, Татарстан Республикасындагы җирле үзидарә органы чыгарган карар;

- гаилә составында хроник чирнең авыр формасы белән авырган һәм инде аның белән бер фатирда яшәргә ярамавы турында медицина оешмасыннан бирелгән белешмә (авыруларның төре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган);

- опека һәм попечительлек органнарыннан опекун булып билгеләнү турында белешмә – үз акылында булмаган гражданин исеменнән эш итә торган опекун буларак исәпкә куелу турындагы гаризага кул куйганда;

- ятим бала статусын һәм инде әти-әнисез үскәнлекне раслый торган документлар, аларның документлары, ятим балалар һәм әти-әнисез үсүчеләр, мәктәптә һәм башка учреждениеләрдә укыганлыкны, социаль хезмәт күрсәтә торган учреждение хезмәтләреннән файдалануны, тәрбиягә алынганлыкны, гаилә тибындагы балалар йортында тәрбияләнгәнлекне, опека һәм попечительлекнең тәмамлануын, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайтуны яки иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтуны раслый торган документлар;

Барлык документларның ксерокопиясе һәм шул ук вакытта оригиналы булырга тиеш.

Муниципаль хезмәттән файдалану өчен гариза бланкын Палатага шәхси мөрәҗәгать итеп алырга кирәк.

Гариза белән мөрәҗәгать итәргә теләгән кеше гаризаны һәм башка документларны (кәгазъгә язылганнарны) түбәндәге ысуллар ярдәменә (җибәрә) тапшыра ала:

шәхсән үзе (аның исеменнән доверенность нигезендә эш итүче башка кеше);

почта аша

МФЦ аша

Гариза белән мөрәҗәгать итәргә теләгән кеше кеше гариза һәм документларны электрон документ рәвешендә, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куеп, гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникацион челтәрләр ярдәмендә, шул исәптән “Интернет” челтәре аша, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшыра ала.

1.5. 2 подпункттагы  15 пунктның 2.5 кушымтасындагы «гараж һәм дачадан кулланучылар» сүзләрен «гараж» сүзе белән алмаштырырга.

1.6. 14 пункттагы  N 2 кушытмасындагы "Милек буенча таныклыкны теркәү датасы"  сүзләрен  "Милекне теркәү датасы" сүзләре белән алмаштырырга.

1.7. 2.5 пунктындагы 3нче кушымтаны  «гариза тапшыручы гаризаны үз инициативасы белән тапшырырга хокукы, чөнки мондый гаризалар ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында тапшырыла».

1.8. 2.5 пункттагы 1нче кушымтаны түбәндәге эчтәлектәге пункт асты белән тулыландырырга:

«8) әлеге пункттагы 6.7 пункт астында күрсәтелгән документларны гариза белән мөрәҗәгать итүче үз инициативасы белән тапшыра, чөнки мондый гаризаларны ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында тапшыру каралган.

   1.9. 14нче пунктның 2нче кушымтасындагы "Милек турындагы таныклык нигезендә теркәү датасы” сүзләрен "Милеккә булган хокукны теркәү датасы" сүзләре белән алмаштырырга;

1.20 3нче кушымтаның 1нче пунктындагы 3нче кушымтаның җиденче кызыл юлындагы «Россия Федерациясе законы буенча пичәт кирәк, дип табылган очракларда” дигән сүзләргә түбәндәге эчтәлектәге кызыл юл өстәп куярга:

гариза тапшыручының һәм һәр гаилә әгъзасының ИНН (салым түләүченең идентификацияләнгән номеры);

дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә күчемсез милекне теркәтү турындагы таныклыкның күчермәсе;

керем, чыгым һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмә (Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 23 июнендәге 460нчы Указы белән расланган);

1.21. 4нче һәм 2нче кушымталарны түбәндәге эчтәлектәге 7.1  һәм 39.1 пунктлар белән тудылындырырга:

7.1

Туу урыны

39.1

Салым буенча бурыч булмавы турында белешмәнең датасы

1.22.  № 5нче һәм № 2нче кушымталарны түбәндәге эчтәлек белән тулыландырырга:

Салым буенча бурычлар булмавы турында белешмәнең датасы

39.1"

1.23. Административ регламентлар турындагы 5нче бүлекне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 «5. “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән №210-ФЗ Федераль законның 16 маддәсендәге 1.1 өлеше буенча муниципаль хезмәт күрсәтә торган орган, муниципаль хезмәт күрсәтә торган  күп функцияле үзәкнең хезмәткәре, шулай ук башка оешмаларның хезмәткәрләре чыгарган карарга яки бернинди дә чаралар күрмәвенә карата судка кадәр шикаять белдерү.

5.1. Муниципаль хезмәтләр күрсәткән вакытта карарлар кабул итү өчен җаваплы булган затларның чыгарган карары яки гамәле (бернинди чара күрмәве), шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибен бозган өчен судка кадәр (судтан тыш) тәртиптә (аннары – судка кадәр шикаять язу) шикаять белдерә ала.

5.2. Гариза белән түбәндәге очракларда да мөрәҗәгать итәргә була:

1) муниципаль хезмәт тәкъдим итү теркәү срогын бозган, берничә дәүләт һәм (яки) муниципаль хезмәтләр (комплекслы запрос) күрсәтү турындагы үтенечне үтәмәгән очракта;

2) муниципаль хезмәт күрсәтү вакытын бозган өчен. Бу очракта күпфункцияле үзәк, күпфункцияле үзәк хезмәткәренең чыгарган карарына һәм киресенчә, бернинди чара күрмәвенә шикаять белдерергә була. Дөрес, шикаять белдерү өчен күпфункцияле үзәккә “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне оештыру һәм күрсәтү” турындагы 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән 210нчы-ФЗ Федераль законның 16 маддәсендәге 1.3 өлешендә күрсәтелгәнчә, тиешле муниципаль хезмәтләрне тулы күләмдә күрсәтү функциясе йөкләнгән булырга тиеш;

3) Муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлары нигезендә каралмаган документларны яки берәр төрле мәгълүматларны таләп итү, нинди дә булса гамәлләрне үтәү яки башкару каралмаган булса;

4) Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтелергә тиеш булып та, гариза белән мөрәҗәгать итүченең гаризасын кабул итүдән баш тарту;

5) Россия Федерациясенең хокукый норматив актлары, Россия Федерациясе субъектларының законнары һәм норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү тыелмаган булса да, мондый хезмәтне күрсәтүдән баш тарту. Әгәр “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән №210-ФЗ Федераль законның 16 маддәсендәге 1.3 бүлегендә каралганча, күпфункцияле үзәккә тиешле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тулы күләмдә күрсәтү бурычы йөкләнгән булса, бу очракта гариза белән мөрәҗәгать итүче күпфункцияле үзәк, әлеге күпфункцияле үзәк хезмәткәре чыгарган карарга яки аларның бернинди дә чара күрмәвенә карата судка кадәр шикаять белдерергә була;

6) муниципаль хезмәт күрсәткән очракта гариза белән мөрәҗәгать итүчедән түләү таләп иткән өчен;

7)  “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән №210-ФЗ Федераль законның 16нчы маддәсендәге 1.1 бүлегендә каралганча, тиешле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тулы күләмдә күрсәтү йөкләнгән күп функцияле үзәк, муниципаль хезмәт күрсәтә торган органның, муниципаль хезмәт күрсәтә торган күп функцияле үзәк хезмәткәренең һәм оешманың яки аларның хезмәткәрләренең хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә биргән документларда җибәрелгән ялгышлыкларны төзәтүдән баш тартуы яки хаталарны төзәтергә ышандырып та, бу хаталарны төзәтү вакытын сузулары. Әгәр күп функцияле үзәккә “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән №210-ФЗ Федераль законның 16 маддәсендәге 1.3 бүлегендә каралганча, әгәр күп функцияле үзәккә тулы күләмдә тиешле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү йөкләнгән булса, гариза белән мөрәҗәгать итүче күпфункцияле үзәк, аның хезмәткәре чыгарган карар яки күпфункцияле үзәкнең бернинди карар кабул итмәвенә карата шикаять белдерә ала;

8) муниципаль хезмәтләр күрсәтү нәтиҗәсе буенча срокларны үтәмәү яки документларны бирү тәртибен бозу;

9) федераль законнар Россия Федерациясенең, Россия Федерациясе субъектларының хокукый норматив актлары, башка норматив хокукый актлар, муниципаль хокукый норматив актлар буенча муниципаль хезмәт күрсәтү тыелмаса да, мондый хезмәтне күрсәтүне туктату.  Бу очракта “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән №210-ФЗ Федераль законның 16 маддәсендәге 1.3 бүлегендә каралганча, гариза белән мөрәҗәгать итүче күпфункцияле үзәк, күпфункцияле үзәк хезмәткәре чыгарган карарга яки аның бернинди дә чаралар күрмәвенә карата судка кадәр гариза язып шикаять белдерә ала;

10) дәүләт яки муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә гариза белән мөрәҗәгать итүчедән документлар һәм мәгълүматлар таләп итү, аларның булмавы һәм (яки) дөреслеге документларны беренче тапкыр кабул иткәндә күрсәтелмәсә, муниципаль яки дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә Федераль законның 7нче маддәсендәге 4нче пунктка нигезләнеп эш ителә.” Бу очракта гариза белән мөрәҗәгать итүче күп функцияле үзәк, күп функцияле үзәк хезмәткәре чыгарган карарга яки аларның бернинди чаралар күрмәвенә карата судка кадәр гариза язып шикаять белдерә ала. Дөрес, шикаять белдерелә торган күп функцияле үзәккә тиешле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен тулы күләмдә күрсәтү бурычы Федераль законың 16нчы маддәсендәге 1.3 өлешендә каралган булса гына моны эшләргә рөхсәт ителә;

 5.3. Жалоба язма рәвештә кәгазъ битенә язылган килеш, электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтә торган органга, күп функцияле үзәккә яки муниципаль хезмәт күрсәтә торган башка дәүләт власте органына яки мкүп функцияле үзәкнең учредителе булган оешмага, шулай ук “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 ноябрендә кабул ителгән № 210-ФЗ Федераль законның 16 маддәсендәне 1.1 өлеш буенча каралган (җирле үзидарә органына) тапшырыла. Муниципаль хезмәт күрсәтә торган орган җитәкчесе чыгарган карарга яки аның бернинди дә чаралар күрмәвенә карата жалобалар югарыдагы органга тапшырыла (әгәр мондый орган булса). Булмаган очракта инде жалобаны дәүләт хезмәте күрсәтә торган орган җитәкчесе яуи дәүләт хезмәте күрсәтә торган орган карый. Күп функцияле үзәк хезмәткәре чыгарган карарга яки аның бернинди чара күрмәвенә жалобаны әлеге күп функцияле үзәк җитәкчесенә язып тапшырырга кирәк. Күп функцияле үзәк чыгарган карарга яки аның бернинди дә чара күрмәвенә жалобаларны күп функцияле үзәкнең учредителенә яки Россия Федерациясе субъектының хокукый норматив акты буенча вәкаләтләр бирелгән җаваплы кешесенә бирергә кирәк. Оешма хезмәткәрләренең чыгарган карарына яки киресенчә, бернинди дә чара күрмәвенә карата жалоба Федераль законның 16 маддәсендәге 1.1 өлеше буенча әлеге оешманың җитәкчеләренә китерелеп тапшырыла;

         Дәүләт хезмәте күрсәтә торган органның, муниципаль хезмәт күрсәтә торган органның җаваплы хезмәткәре, муниципаль хезмәткәрнең, муниципаль хезмәт күрсәтә торган орган җитәкчесенең чыгарган карарына яки бернинди чара күрмәвенә карата жалоба почта, күп функцияле үзәк аша, “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникацияләр челтәре аша, дәүләт һәм муниципал хезмәт  күрсәтә торган органның рәсми сайты,  бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яки муниципаль һәм дәүләт хезмәте күрсәтү буенча регионал портал аша җибәрелергә, яки гариза бирүченең үзеннән шәхсән кабул итеп алынырга тиеш. Күп функцияле үзәк, күп функцияле үзәк хезмәткәре чыгарган карарга, яки киресенчә, бернинди дә чаралар күрмәвенә карата жалобаны почта аша “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникацияләр челтәрен кулланып, күп функцияле үзәкнең рәсми сайты, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең региональ порталы аша җибәрергә яки тапшырырга була. Шулай ук жалобаны гариза белән мөрәҗәгать итә торган кеше үзе дә китереп тапшыра ала. “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән №210-ФЗ Федераль законның 16 маддәсендәге 1.1 өлеше нигезендә каралганча, оешмалар чыгарган карарга яки аларның бернинди чаралар күрмәвенә карата, шулай ук әлеге оешмаларның хезмәткәрләренә язылган жалоба почта аша, “Интернет” мәгълүмат-теллекоммуникацион челтәр, әлеге оешмаларның рәсми сайтлары, муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган бердәм дәүләт һәм муниципаль портал аша җибәрелергә, шулай ук гариза белән мөрәҗәгать итүченең үзеннән кабул итеп алынырга тиеш;

“Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән №210-ФЗ Федераль законныө 16 маддәсендәге 1.1 өлешендә каралганча, башкарма властьның федерал органнары, дәүләт корпорацияләре һәм аларның җаваплы хезмәткәрләре, федераль дәүләт хезмәткәрләре, Россия Федерациясе бюджеттан тыш дәүләт фондларының җаваплы хезмәткәрләре чыгарган карарларына яки бөтенләй дә бернинди чаралар күрмәвенә карата жалоба бирү һәм аларны карау тәртибе, шулай ук күп функцияле үзәк чыгарган карарга яки бернинди чара күрмәвенә карата жалоба бирү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.

5.4. Жалоба почта аша җибәрелергә, шәхси тапшырылырга, башкарма комитетның электрон адресына җибәрелергә, шулай ук гариза белән мөрәҗәгать итүче үзе китереп тапшырганда алынырга мөмкин.

5.5. Жалобада түбәндәгеләр күрсәтелә:

1)  муниципаль хезмәт күрсәтә торган оешманың исеме, муниципаль хезмәт күрсәтә торган оешманың җаваплы кешесе яки күп функцияле үзәкнең муниципаль хезмәткәре, аның җитәкчесе һәм (яки) 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы №210-ФЗ Федераль законның 16 маддәсендәге 1.1 өлешендә каралганча, мондый хезмәтне күрсәтүче оешманың хезмәткәре, аның җитәкчесе һәм хезмәткәренең чыгарган карары һәм гамәленә (бернинди чара күрмәвенә) шикаять белдерелүе;

2) гариза тапшыручының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны буенча мәгълүматлар, шулай ук контактлы телефон номеры (номерлары),электрон почта адресы (адреслар, булган очракта) һәм гариза тапшыручыга җибәрү өчен почта адресы;

3) 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы №210-ФЗ Федераль законның 16 маддәсендәге 1.1 өлешендә каралганча, муниципаль хезмәт күрсәтә торган органның җаваплы хезмәткәре, яки күп функцияле үзәкнең муниципаль хезмәт күрсәтә торган хезмәткәре яки күпфункцияле үзәкнең, оешманың хезмәткәре чыгарган карарга (бернинди чара күрмәве) шикаять белдерелүе турында мәгълүматлар;

4) 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы №210-ФЗ Федераль законның 16 маддәсендәге 1.1 өлешендә каралганча, муниципаль хезмәт күрсәтә торган органның, муниципаль хезмәт күрсәтә торган органның җаваплы хезмәткәре, яки күп функцияле үзәкнең, оешманың хезмәткәре чыгарган карар (бернинди дә чара күрелмәве) белән килешмәве хакында китерелгән дәлилләр. Гариза белән мөрәҗәгать итүче гариза тапшыручының дәлилләрен раслый ала торган (әгәр булса) документлар яки аның күчермәсен китереп тапшырырга тиеш.

5.6. “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән №210-ФЗ Федераль законның 16нчы маддәсендәге 1.1 өлешендә каралганча, муниципаль хезмәт күрсәтә торган күп функцияле үзәккә, күп функцияле үзәкнең учредителенә һәм мондый хезмәтләр күрсәтә торган башка оешмаларга яки югарыдагы органга (әгәр ул булса) килгән жалоба тиешле тәртиптә теркәлгәннән соң унбиш эш көне дәвамында каралырга тиеш. Әгәр муниципаль хезмәт күрсәтә торган күп функцияле үзәк яки оешма гариза белән мөрәҗәгать итүченең гаризасын кабул итүдән, җибәрелгән ялгышлыклар яки хатаны төзәтүдән баш тартса, бу хакта судка шикаять белдерергә була. Бу шикаять кабул ителеп теркәлгәннән соң биш эш көне дәвамында каралырга тиеш";

5.7. Жалобаны карау нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:

1) жалоба канәгатьләндерелә, шул исәптән кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, муниципаль хезмәт күрсәткән вакытта документларда җибәрелгән хата, ялгышлыклар һәм кертелгән төзәтмәләр рәвешендә канәгатьләндерелә, Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары, Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актлары, муниипал хокукый актлар буенча тиеш булмаса да, муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчене алынган акча гариза белән мөрәҗәгать итүчегә кире кайтарылып бирелә;

2) жалобаны канәгатьләндерүдән баш тартыла.

5.8  Әлеге  административ регламентның 52нче пунктында күрсәтелгәнчә, карар кабул ителгән көннән соң килә торган көннән дә соңга калмыйча, гариза белән мөрәҗәгать итүчегә язма рәвештә һәм аның теләге буенча электрон формада жалобаны карау нәтиҗәләре турында төгәл итеп язылган җавап җибәрелә.

1) Әгәр жалоба канәгатьләндерелергә тиешле дип табылса, гариза белән мөрәҗәгать итүчегә “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” гы 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән №210-ФЗ Федераль законның 16 маддәсендәге 1.1 өлешендә каралганча, муниципаль хезмәт күрсәтә торган орган, күп функцияле үзәк яки оешманың кылган гамәлләре турында тулы мәгълүмат бирелә, бу муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә ачыкланган кимчелекләрне бетерү максатында шулай эшләнә, гариза белән мөрәҗәгать итүчегә китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтеленә, муниципал хезмәтләрне тулы күләмдә алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итүчегә моннан соң ниләр эшләргә кирәклеге аңлатыла.

2) Әлеге маддәнең 53нче өлешендә каралганча, гариза белән мөрәҗәгать итүченең жалобасы канәгатьләндерерлек дип табылмаса, мондый карарның кабул ителүнең сәбәпләре аңлатыла, бу карарга ничек шикаять белдерергә кирәклеге аңлатыла.

5.9. Түбәндәге очраклардан кала, гражданин үз жалобасына язма рәвештә җавап алырга хокуклы:

әгәр мөрәҗәгать итүченең жалобасында фамилиясе, кире җибәрү өчен почта адресы күрсәтелмәгән булса;

әгәр жалобада нинди дә булса хокук тәртибен бозарга әзерлек алып барылуы, хокук тәртибе бозылырга тиешлеге яки бозылуы, шулай ук әлеге гамәлләрне әзерләүче яки аларда катнашучы турында мәгълүматлар булса. Бу очракта жалоба тиешле компетенциясе булган дәүләт органнарына җибәрелә, бу хакта гариза белән мөрәҗәгать итүченең үзенә дә хәбәр ителә;

әгәр жалобага җавап биргәндә дәүләт яки федераль закон тарафыннан сакланыла торган берәр төрле серне ачу ихтималы булса, бу очракта инде жалоба белән мөрәҗәгать итүчегә кузгатылган мәсьәлә буенча җавап бирү мөмкин түгеллеге турында белдерелә, моның дәүләт сере белән бәйле булуы төгәл аңлатыла;

җаваплы кешегә килгән жалобада аңа, гаилә әгъзаларына карата сүгенү яки кимсетү сүзләре булып, сәламәтлегенә, милкенә һәм инде тормышына куркыныч яный торган сүзләр булса, бу хатта кузгатылган мәсьәләләргә карата бернинди дә җавап бирелми, киресенчә мондый гамәлләр кылырга ярамавы турында кисәтү ясала.

5.10. Жалобаны тикшергән вакытта яки тикшерү нәтиҗәләре буенча административ хокук тәртибен бозу билгеләре ачыкланса, жалобаларны карау вәкаләте бирелгән җаваплы кеше, хезмәткәр тиешле материалларның барысын да тиз арада прокуратура органнарына җибәрә.

5.11. Муниципаль хезмәттән файдаланганда гражданин башкарма комитетның җаваплы кешесе чыгарган карарына яки аның бернинди дә чаралар күрмәвенә судка гариза язып шикаять белдерә ала».

2. Әлеге карарны билгеләнгән вакытта Спас муниципаль районының рәсми сайтында http:// www. spassriy.tatarstan.ru,,  хокукый мәгълүматларның рәсми сайтында (//httр:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга .

3.Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р.Закировага йөкләргә.

 

ТР Спас  муниципаль районы

Башкарма комитеты җитәкчесе                                    В.А.Осокин

pdf
Скачать текст
PDF, 10.04 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International