___________________________________________________________________________________________________________________________________ ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР
18.03.2019 ел Болгар № 177 |
“Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы
Башкарма комитетының “ Балаларны исәпкә кую һәм
аларны мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү
программасын тормышка ашыра торган (балалар бакчалары) белем бирү
оешмаларына укырга кабул итү” буенча муниципаль
хезмәтләрдән файдаланганда административ регламентны
раслау турында”гы 2015 елның 18 маендагы карарына үзгәрешләр
һәм өстәмәләр кертү турында”
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Балаларның исәпкә кую һәм аларны мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасын тормышка ашыра торган белем бирү оешмаларына укырга кабул итү” буенча муниципаль хезмәтләрдән файдаланганда Административ регламентның якынча формасына үзгәрешләр кертү турында”гы 2015 елның 10 мартында расланган 1389/15нче боерыгын үтәү турындагы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 26.12.2018 елдагы 1975/18нче боерыгын үтәү һәм гамәлдәге законга туры китерү максатында Спас муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы Башкарма комитетының “Балаларны исәпкә кую һәм аларны мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасын тормышка ашыра торган (балалар бакчалары) белем бирү оешмаларына укырга кабул итү” муниципаль хезмәтләрдән файдаланганда административ регламентны раслау турында”гы 2015 елның 18 маенда расланган “Балаларны исәпкә кую һәм аларны мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасын тормышка ашыра торган (балалар бакчалары) белем бирү оешмаларына укырга кабул итү” буенча муниципаль хезмәтләрдән файдаланганда Административ регламентка түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә:
1.1. 3.3.4 пункт астын түбәндәге эчтәлектәге абзац белән тулыландырырга:
“Льготаның гамәлдәге вакыты чыкканнан соң, Гариза белән мөрәҗәгать итүче Оешмага чираттан тыш яки беренче чиратта кабул итүгә булган хокукын расларга тиеш.”;
“Уку елы дәвамында, буш урыннар булган очракта, Оешма Административ регламентның 3 пунктында каралганча, тиешле тәртиптә тулыландырыла;
“Баланы бакчага кабул итү датасы гариза бирүченең юлламадан баш тарткан көннән алдарак булмаган датага алыштырыла.”;
Системада гаризага “Килмәде” статусы бирә” сүзен “Системадагы гаризага “Килмәде” статусы бирелә” дигән сүзләр белән алыштырырга;
“Расланган очракта баланы бакчага кабул итү датасы гариза бирүченең юлламадан баш тарткан көннән алдарак булмаган датага алыштырганда муниципаль хезмәтләрдән файдалануга булган ихтыяҗ да раслана.”;
тулыландырырга:
“Расланган очракта баланы бакчага кабул итү датасы гариза бирүченең юлламадан баш тарткан көннән алдарак булмаган датага алыштырганда муниципаль хезмәтләрдән файдалануга булган ихтыяҗ да раслана.”.
Татарстан Республикасының Спас муниципаль
районы Башкарма комитеты җитәкчесе В.А.Осокин.