Карар №157 7.03.2019 “Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында 2019-2023 елларда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасын раслау турында”

_______________________________________________________________________________________________________________________

                  КАРАР                                                                     ПОСТАНОВЛЕНИЕ

            № 157                         от “07”___03_____2019 ел

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасының Спас

муниципаль районында 2019-2023 елларда

кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү

программасын раслау турында

Спас муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә уңай шартлар тудыру максатында, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2013 елның 06.10 №131нче Федераль закон, “Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында” 2007 елның 24.07.№ 209нчы Федераль законга һәм “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында”гы 2010 елның 21.01 №7 Законына нигезләнеп, Спас муниципаль районы Башкарма комитеты чыгарган

К А Р А Р:

1. Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү Программасын (1нче кушымта) расларга.

2. Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында(//htth:pravo.tatarstan.ru) бастырырга.

3. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетының “2018-2022 елларда Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү программасын раслау турында” гы 2017 елның 26 декабрендәге 911нче карарын гамәлдән чыккан дин санарга.

4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне башкарма комитет җитәкчеснең икътисад буенча урынбасары Р.Р.Закировага йөкләргә.

 

ТР Спас муниципаль районы башкарма

Комитеты җитәкчесе В.А.Осокин

pdf
Скачать текст
PDF, 697.7 Кб

Приложения:
docx
Кушымта
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International