Карар №141 5.03.2019 “Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда җәмәгать тәртибен саклау турында”

________________________________________________________________________________________________________________

             ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                            КАРАР

            № _141_                                                                         от “05”     03        2019  года

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы территориясендә

гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда җәмәгать тәртибен

саклау турында

 

“Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында” 1994 елның 21 декабрендәге 68-Ф3нче Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2003 елның 30 декабрендә кабул ителгән “Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү турында бердәм дәүләт системасы турында”гы 794нче Карары нигезендә, Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янаганда яки мондый очраклар килеп чыкканда җәмәгать тәртибен саклау максаты белән чыгарылган

К А Р А Р:

1. Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда җәмәгать тәртибен саклау турындагы Положениене (кушымта) расларга.

2. Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында http pravo.tatarstan.ru. бастырып чыгарырга.

3 Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземә йөклим.

 

ТР Спас муниципаль районы башкарма комитеты

җитәкчесе                                                                                                                    В.А.Осокин

 

 

 Татарстан Республикасы Спас муниципаль

 Районы Башкарма комитеты карарының

                                                                           1нче кушымтасы.

                                                                           “____” _________    2019 ел. №___

                                   

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәл килеп чыкканда җәмәгать тәртибен саклау турында

                                                 Т Ә Р Т И Б Е

  1. Әлеге положение Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы территориясендә табигый яки техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янаганда яки килеп чыкканда җәмәгать тәртибен саклау буенча нинди чаралар үткәрелергә тиешлеген билгели.
  2. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда җәмәгать тәртибен саклау Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль системаның Спас звеносы алып бара торган эш кысаларында алып барыла.
  3. Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм тәэмин итүне РФ Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге Спас янгын сүндерү- коткару гарнизоны белән берлектә алып бара.
  4. “Табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыканда халыкны һәм территорияләрне саклау турында” 1994 елның 21 декабрендәге 68-Ф3нче Федераль законның 17 маддәсе, РФ Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге боерыгы нигезендә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда түбәндәге бурычларны хәл итә.

4.1. Гадәттән тыш хәл чыгу куркынычы янаганда яки килеп чыгу турында хәбәр алынганда:

РФ Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге алдында торган бурычларны хәл итү өчен күпме кеше һәм материаль ресурслар кирәклеген ачыклау;

РФ Эчке эшләр министрлыгы Спас районы бүлегенең идарә итү, белгертү һәм элемтә системасын, көчен һәм средствосын, оператив төркемнәрне (командалар) тулы әзерлеккә китерү һәм аларны гадәттән тыш хәл урынына җибәрү;

       хәлнең үзгәрүе һәм өстәмә уртак чаралар уздыру кирәклеге турында тиешле органнарга хәбәр итү;

       башка хокук саклау органнары, Россия МЧС подразделениеләренең дежур хезмәтләре, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районындагы авария-коткару службасы белән бергәләшеп чаралар күрүне оештыру;

       оператив хәл турында тәүлек буе мәгълүматлар туплау һәм эшкәртү;

       үзгәрешләрне күзәтү, РФ Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге җитәкчелегенә мәгълүматларны вакытында биреп бару;

       халыкка тавыш көчәйтү җайланмасы урнаштырылган автомобиль ярдәмендә гадәттән тыш хәл һәм кешеләрне коткару буенча нинди чаралар күрергә кирәклеге турында белгертү;

       гадәттән тыш хәл булган урынга полиция постлары кую һәм бу урынга беркемне дә җибәрмәү;

       зыян күргән халыкны гадәттән тыш хәл урыныннан эвакуацияләү буенча колоннаны озатуны оештыру;

       гадәттән тыш хәл булган урындагы куркыныч һәм халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен тәэмин итә торган объектларны саклауны көчәйтү;

       аңлашылмаучылыкны һәм ялган имеш-мимешләрне таратуны булдырмау максатында халык арасында аңлату эшләре алып бару;

       гадәттән тыш хәл килеп чыгуга сәбәпче булган фактлар һәм шартлар турында туктаусыз мәгълүмат туплау, эшкәртү һәм анализлау, гадәттән тыш хәлне бетерүдә катнаша торган РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе органнары белән даими элемтәдә тору;

      4.2. Гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә:

      буйсына торган подразделениеләр һәм бергәләшеп эшли торган органнар белән өзлексез идарә итүне һәм тотрыклы элемтәне тәэмин итү;

      торак пунктларда, халыкны эвакуацияләү маршрутында җәмәгать тәртибен саклауга юнәлдерелгән чаралар эшләү һәм аларны оештыру;

      РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе органнары белән берлектә контроль-пропуск пунктлары эшен оештыру;

      автомобиль юлларындагы хәрәкәтне Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә оештыру, нинди йөк ташуына карап, автотранспорт чаралары хәрәкәтенең чиратын тәэмин итү;

      гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә, авария-коткару эшләре һәм башка ашыгыч чаралар уздыруда катнашучыларның, транспорт чарасы белән зыян күргән кешеләрне эвакуацияләүчеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрү;

      урам һәм юлларның җимерелгән, шулай ук куркыныч тудырган урыннарында транспорт чарасы белән хәрәкәт итүне чикләү һәм тыю, юл хәрәкәтен оештыруның тиешле техник чараларын урнаштыру;

      махсус транспорт чараларының тоткарлыкларсыз хәрәкәтен тәэмин итү;

      үзәкләштерелгән күзәтү пультларына тоташтырылган һәм техник чаралар ярдәмендә саклана торган объектларда сак-янгын һәм хәвеф сигнализациясе эшли башлау турындагы хәбәргә тиз арада игътибар итү буенча чаралар күрү, һәлак булучыларның шәхесен ачыклау;

     фаҗига булган җирдә, һәлак булучыларны җыю һәм аларны күмү урыннарында билгесез мәетләрне идентификацияләү;

     гражданнарның теркәлү кагыйдәләрен ничек үтәүләренә контроль һәм күзәтчелекне оештыру, Татарстан Республикасының Спас муниципаль район территориясендә яши торган чит ил гражданнары һәм билгесез затларның яшәү кагыйдәләрен ничек үтәүләрен ачыклау;

     караусыз калган милек һәм байлыкларны саклауны тәэмин итү; гадәттән тыш хәл булган районда һәм эвакуацияләнгән халык урнаштырылган урыннарда паспорт режимын көчәйтү;

          җәмәгать тәртибен бозучыларга карата административ чаралар күрү;

          гадәттән тыш хәл булган урында җәмәгать тәртибен саклау максаты белән тәүлек

      дежур торулар оештыру.

  1. РФ Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча муниципальара бүлек подразделениеләре, хезмәтләре һәм сугышчан төркем эше белән идарә итү һәм аларның эшенә юнәлеш бирү һәм районның ТП РСЧС звеносы идарәсе органнары белән эш итүне тәэмин итү максатында, җәмәгать тәртибен саклау буенча оператив штаблар төзелә.

Штаблар гадәттән тыш хәл булган урында җәмәгать тәртибен саклау буенча тиешле карарлар чыгара, ул карарларны гадәттән тыш хәл урынында булган халык һәм оешмалар тайпылышсыз үтәргә тиеш.

  1. Гадәттән тыш хәлне бетерү өчен җәлеп ителгән көч һәм башка средстволар белән идарә итүне, шул исәптән җәмәгать тәртибен саклауны гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен җаваплы итеп билгеләнгән кеше тәэмин итә.

Гадәттән тыш хәлне бетерү җитәкчесе Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы Башлыгы яки Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча Комиссия рәисе карары нигезендә билгеләнә.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.30 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International