1 нче апрель – Көлке көне

1 нче апрель көнне Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен: “Лучше лопнуть нам от смеха, чем от скуки, умереть!” девизы астында юморина үткәрелде, аны социаль хезмәт буенча белгеч Савинова Светлана Александровна үткәрде.

Чараның максаты: аралашу, танып-белү күнекмәләрен, юмор хисен үстерү.

Әлеге юморина Көлке көненә багышланган иде, бу көн шаяруларга, алдауларга, кояшлы яз кәефенә бай. Шаяру, көлүләр – һәркем өчен могҗизага тиң витамин, иң кыйммәтле тормыш эликсиры, бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр өчен.

Өлкәннәр әлеге бәйрәмнең тарихы, башка илләрдә аны ничек уздырулары турында белделәр. Көлү турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, кызыклы табышмаклар чиштеләр, хәтта “Тормышка шатлана бел” темасына шаян әкият тә куйдылар.

Болытлы һәм яңгырлы көндә узган әлеге чара һәркемнең күңелен күтәреп җибәрде. Социаль хезмәт алучыларның йөзләрендә елмаю балкыды, алар мөмкин кадәр күбрәк елмаерга вәгъдә бирделәр. Һәркем әлеге чарадан канәгать калды. 

Соңгы яңарту: 2021 елның 2 апреле, 09:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International