Бүген, 2018 елның 12 нче декабрендə, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында тəрбияче Шишкина Р.Г. тарафыннан "Россия Федерациясе көне"нə багышланган хокукый əңгəмə үткəрелде. Əңгəмə барышында тəрбияче социаль хезмəт алучыларны Кеше хокуклары декларациясе, Россия Федерациясе Конституциясе тарихы белəн таныштырды, шулай ук Конституциядə күрсəтелгəн төп законнар турында сөйлəде һəм гражданнарның хокуклардан кала бурычлары да булуын əйтеп үтте.
Əлеге əңгəмəнең максаты - Россия Федерациясе Конституциясен белү кирəклекне аңлату һəм төшендерү.
Əңгəмəдəн соң "Россия Федерациясе Конституциясен иң яхшы белүче" уен-викторинасы уздырылды. Интернатта яшəүчелəр викторинада бик телəп катнаштылар, илебезнең Төп законын белүдə, гражданнарның хокукларын һəм бурычларын белүдə ярыштылар. Өлкəннəр һəр гражданин үз хокукларын һəм бурычларын белергə тиеш дигəн фикергə килделəр, чөнки законнарны үтəмəү жаваплылыкка тартуга китерə.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2018 елның 12 декабре, 15:32