Ким урта мәктәбенең “Болгар” эзтабарлар клубы җитәкчесе Борис Андреянов патриотлык эшен оештыру буенча республика конкурсында икенче урынга лаек булды.
Конкурсны яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы спорт-патриотлык эше һәм яшьләрне армиягә хәзерләү буенча республика «Патриот» үзәге белән бергә үткәргәннәр. Борис Алексеевич “Патриотлык тәрбиясе бирүне оештыру буенча Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль яшьләр учреждениесе” номинациясендә иң яхшы клуб җитәкчесе буларак билгеләп үтелде.