Грант алды

2017 елның 11 августы, җомга

1нче шәһәр урта мәктәбе укытучысы Валентина Малова  Бөтенроссия “Балтика Артекы” яшьләр форумында катнашты.

Калининград янындагы “Приморье” поселогында үткәрелгән “Яшь укытучылар” сменасында Валентина Малова җиде көн ял итте.

 

Бу сменада  Россия Федерациясенең  җитмеш субъектыннан дүрт йөздән артык яшь укытучы катнашты. Делегатлар  Гомумроссия “Россия укучылар хәрәкәте”балалар оешмасын  үстерү, шулай ук  укытучылар өчен әһәмиятле  мәгълүмати иминлек һәм мәктәптә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен тикшерделәр. Форумда катнашучылар өчен мәгариф өлкәсендә тәҗрибәле экспертлар, төрле тармакларда танылган кешеләр белән очрашулар булды. Мәсәлән, алар алдында беренче каналның алып баручылары  Екатерина Андреева һәм Валерий Фадеев чыгыш ясады.

 

Биредә шулай ук  проектларга конкурслар оештырылды.  Өч йөз проектның утызы гына иң яхшы дип табылды һәм аңа Валентина Малова  проекты да керде һәм йөз меңлек грант отты. Алда торган уку елында  Валентина Олеговна бу акчага укучылар белән бергә тиешле костюмнар  белән төрле декорацияләр ярдәмендә патриотик тәрбия буенча видеороликлар эшләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International