Болгар ислам академиясендә уку-укыту процессын оештыру хакында сөйләшәчәкләр

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Иртәгә, 30 июньдә, Болгарда "Заманча ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла. Оештыручылар - ТР МДН, Болгар ислам академиясе, Ислам мәгарифе советы.

Кунаклар арасында Россия Президенты идарәсендә дини оешмалар белән элемтәдә тору департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, РФ хөкүмәтенең мәдәният департаментының киңәшчесе Алексей Зенько, РФ Президентының  Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиллеге аппараты инспекторы Илья Рябков, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов һ.б.

Чарада шулай ук  Россиядәге югары һәм урта мөселман уку йортлары җитәкчеләренең катнашуы көтелә. Кунакларны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламлиячәк. Болгар ислам академиясендә уку-укытуны оештыруга багышланган төп доклад белән ТР Президенты ярдәмчесе, вакытлычы Болгар ислам академиясенең ректор вазыйфасын башкаручы Камил Исхаков чыгыш ясаячак.

Конференция Болгар ислам академиясе бинасында үтәчәк. Башлана 10да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International