Изге Болгар мөселман яшьләрен үзенә чакыра

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

15-22 июль  көннәрендә Болгарда IV мөселман яшьләре форумы була. Форумда Татарстаннан гына түгел, ә башка төбәкләрдән дә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр 150гә якын егет һәм кыз катнашыр дип көтелә.

Атна дәвамында форумда катнашучылар палаткалы лагерьда яшәячәк. Алар төрле мастер-классларда, тренинглар, интеллектуаль уеннарда, квестларда, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәм фикер алышуларда катнашыр дип планлаштырыла.  Монардан тыш, Коръәнне тәфсирләү һәм махраҗ буенча дәресләр оештырылачак.

Татарстанның һәм чит илләрнең күренекле дин әһелләре белән очрашулар да каралган.

Форумның тантаналы ачылышы Диния нәзарәтендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International