Республикада – өченче!

2017 елның 21 апреле, җомга

Балалар савыктыру үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зыятдинов шәкерте Алексей Новиков Балтачта үткән каратэ буенча Татарстан беренчелегендә бронза медаль алды.

12-13 яшьлекләр арасында 50 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул берничә көндәшен җиңеп чыгып, бер көрәштә генә оттырды. Нәтиҗәдә өченче урынга чыгып, диплом һәм медаль белән бүләкләнде.

Полянка мәктәбе укучысы спортның бу төре белән күптән түгел генә шөгыльләнә башласа да,  Лаеш районында үткән “Дуслык Кубогы”нда җиңеп чыгарга өлгерде инде. Каратэ спорты Алексейга бик ошый, ул киләчәктә үзенең осталыгын тагын да камилләштерергә җыена. 

Ярышларда безнең районнан тагын биш укучы – беренче мәктәптән Салават Сафин, Виктор Гладышев һәм Сергей Кураев, Өчкүлдән Александр Буканов белән Никита Кокшин катнашты. Алар призер була алмасалар да, киләчәк ярышлар өчен кирәк булачак  тәҗрибә тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International