Җыр яшәсә, тел дә яшәр...

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Иж–Борискино авылында узган чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәгенең отчет-сайлау конференциясендә шактый мөһим мәсьәләләр кузгатылды, киләчәккә яңа планнар билгеләнде.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

 

Конференциядә катнашучылар һәм кунаклар өчен фойеда чуаш рәссамы Валериан Киргизинның “Туган як киңлекләре” дигән картиналар күргәзмәсе әзерләгәннәр. Авылның осталары Зоя Ивайкина белән Тамара Муллинова, шулай ук санаторий мәктәп-интернат укытучылары һәм укучыларының кул эшләре дә күргәзмәне тулыландырды

 

Үзәк җитәкчесе Валентина Якличева үзенең отчет докладында телне, халык мәдәниятын, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән эшчәнлекнең кайбер якларын чагылдырып үтте. Докладта билгеләп үтелгәнчә, чуаш телен популярлаштыру буенча эшләр Болгарда һәм Иж–Борискинода алып барыла. Мәсәлән, санаторий мәктәп-интернатта чуаш халкының көнкүреш атрибутлары белән милли бүлмә булдырылган, укучылар белән эшне Валентина Якличеваның “Болгар умырзаялары” авторлык программасына нигезләнеп алып баралар. Укучылар җыр һәм традицияләр аркылы чуаш мәдәнияты белән танышалар, чигү, бәйләү белән шөгыльләнәләр. Алар конкурсларда һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар. “Сеспель” фольклор берләшмәсе бәйрәм концертларында даими чыгыш ясый.

 

Үзләренең чыгышларында чуаш милли-мәдәни автономия башкарма комитеты рәисе Владимир Иванов, республикада нәшер ителүче “Сувар” газетасы баш мөхәррире Константин Малышев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрхат Низамов, район Мәдәният йорты директоры Елена Солодянкина, Антоновка мәктәбенең Иж–Борискино филиалы директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Лада Сусарина, Урта Йорткүл авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәмдүдә Бикбулатова чуаш милли мәдәниятын һәм телен үстерү кирәклеге турында сөйләделәр. Алар чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәгенең толерантлык тәрбияләүдә тоткан әһәмиятле ролен билгеләп үттеләр. Шөкер, борынгы Болгар җирендә чуашлар белән башка милләт вәкилләре дә дустанә шартларда гомер кичерәләр.

 

Үзәк җитәкчесе итеп яңадан Валентина Якличева сайланды. Бәйрәмдә катнашучылар өчен үзешчән артистлар зур программа әзерләгән. Николай Еликов, Галина Кипрова, Ольга Лобанова, “Сеспель” ансамбле башкаруындагы җырларны, бертуган Татьяна Палагина белән Марина Игнатьеваның, “Салгуч” ансамбле биюләрен һәм Снежанна Палагинаның акробатик чыгышын көчле алкышларга күмделәр.

 

Конференция азагында мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Бер төркем активистларга чуаш милли-мәдәни автономиясенең Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International