“Тоннель” контролендә

2017 елның 17 марты, җомга

Киләсе шимбәдә ЮХИДИ хезмәткәрләре “Тоннель” оператив-профилактик чара уздырачак.

Операция кысаларында юлда барган барлык транспорт чаралары һәм аның хуҗалары тикшереләчәк. Инспекторлар документларга да, юл кагыйдәләрен бозган  машиналарга да  игътибар бирәчәк. Транспорт чаралары белән идарә иткән автосөючеләр аерым игътибар үзәгендә була: кешенең салмыш булуына аз гына шик булса да, алар тест үтәргә тиеш.

Агымдагы елның ике ае эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 20 кеше тоткарланган. Аларның унтугызына утызар мең сум штраф һәм ел  ярымга идарә таныклыгыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелгән, тагын берсе РФ Җинаятьләр кодексының 264нче маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылган.



http://www.spas-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International