Бурычны түләргә кирәк

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Бурычны түләргә кирәк

Суд приставларының Спас бүлеге һәм ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре катнашында уздырылган рейд барышында закон бозуның кайбер очраклары ачыкланды.
Суд приставлары бүлеге җитәкчесе Вартан Шахназарян сүзләренә караганда, бер автомобиль йөртүченең, мәсәлән, алиментлар буенча бурычы 793 мең сумга җиткән! Бурычы зур булу сәбәпле, суд приставы аны автомобиль белән идарә итүдән вакытлыча чикләү турында карар чыгарган булган. Шуңа да карамастан, әлеге ир-ат автомобилен кабызып чыгарга батырчылык иткән.
 
Балигъ булмаган балаларын асрау һәм тәрбияләү буенча йөкләнгән бурычны үтәмәгәне өчен гаеплегә карата РФ Административ Хокук тәртибен бозу турындагы Кодексның 5.35нче маддәсе буенча беркетмә тутырылды. Шуннан соң суд бу ир-атны 50 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында карар чыгарды, аның шулай ук автомобиленә дә арест салынды.
 
Автомобиль йөртүчене дәүләт автоинспекторы да җәзага тартты. Транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә, яңадан автомобиль руле артына утырып чыкканы өчен аңа карата РФ Хокук тәртибен бозулар турындагы Кодексның 12.7нче маддәсе (2нче өлеше) буенча беркетмә төзеде. Моның өчен 30 мең сум күләмендә штраф каралган.
 
Салым буенча 350 мең сумнан артык бурычын һаман да түләмәгән юридик затка карата да тиешле эш кузгатылды. Бурычны түләргә кирәклеге турында искәртеп торсалар да, ул бернинди чаралар күрмәгән. Шуннан соң суд приставлары әлеге оешмага барып, контора бинасына арест салган. Берничә көннән соң бурычның бер өлеше – 150 мең сум салым инспекциясе счетына күчерелгән.
 
Әмма салынган арест үз көчендә калган, оешма җитәкчелеге бурычның калган өлешен якын араларда түләп бетерергә вәгъдә биргән. Бер атнадан соң бурычны тулысынча түләп бетергәннәр.
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International