"Сентябрьдә узачак сайлаулар – Татарстан командасын Дәүләт Думасына вәкил итеп җибәрү ул. Республика командасы Дәүләт Думасында мөһим мәсьәләләр хәл итәргә тиеш булачак: республика мәнфәгатьләрен яклау, перспективалы проектлар өчен закон базасын булдыру һәм безнең тәҗрибәне федераль дәрәҗәдә тарату", - дип белдерде Президент 2 июльдә узган "Бердәм Россия" партиясе республика бүлегенең киңәйтелгән конференциясендә.