"Ак билбау"бөтен стильле каратэ буенча Татарстан Республикасы Ачык Чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында Фестиваль

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

"Ак билбау"бөтен стильле каратэ буенча Татарстан Республикасы Ачык Чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында Фестиваль.

2024 елның 14 апрелендә Казанда "Ак пояс" Бөтенроссия каратэ буенча Ачык Чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында эш башлаучылар (А төркеме), дәвам итүчеләр (Б төркеме), һәм камилләшүче спортчылар (В төркеме) 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәм өлкәнрәк арасында фестиваль узды.

Ярышларда Марий Эл, Казан, Болгар, Яр Чаллы, Лаеш районнарыннан 100гә якын спортчы катнашты. Сугыш нәтиҗәләре буенча Болгар шәһәре командасы 2 - беренче, 4 - икенче, 3 - өченче, 1 - дүртенче урыннарны яулады.

1 урынны 35 кг авырлыктагы Козина Галина (Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 9 яшь) һәм 36 кг авырлыктагы Абрамова Елизавета (Болгар шәһәренең 1нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 10 яшь) яулады.
Икенче урыннарны Волкова Виктория (Карпов Павел Алексей улы исемендәге Болгар кадет-интернат мәктәбе, 11 яшь) 48 кг авырлыктагы категориядә, Дмитриева Надежда (11 яшь) 45 кг авырлыктагы категориядә, Козин Геннадий (10 яшь) 33 кг авырлыктагы категориядә һәм Козина Наталья(8 яшь) 22 кг авырлыктагы категориядә ( бөтен өчесе дә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән) ,
Өченче урыннарны Аверьянова Александра (Болгар шәһәренең 1нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 10 яшь) 48 кг авырлыкта, Шагиахмедов Әмир ("Теремок" балалар бакчасы , 6 яшь) 28 кг авырлыкта һәм Макеева Анна (6 яшь) 30 кг авырлыкта алды.
Дүртенче урынны Писарев Дмитрий (Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 10 яшь) 35 кг авырлыкта яулады.
Барлык катнашучылар да лаеклы көрәштеләр һәм ярышларда да катнашырга әзер, бу аларның җиңү теләген, рух көчен һәм батырлыгын раслый!
Ярышларга өстәмә белем бирү педагогы Зиатдинов Рәшид Зәйнетдин улы әзерләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International