Спас тармак технологияләре техникумы белгечләренең 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашулары

2024 елның 12 апреле, җомга

Спас тармак технологияләре техникумы белгечләренең 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашулары

Спас тармак технологияләре техникумы белгечләре 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар белән күчмә һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар үткәрделәр.
2024 елның 5 апрелендә Болгарның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Болгар кадет мәктәбендә булдылар.
9 апрельдә Болгарның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән очраштылар.
11 апрельдә Болгар шифаханә мәктәбендә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернатында булдылар.
9 нчы сыйныф укучылары 2024 елда техникумга кабул итү кагыйдәләре, әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләре турында белделәр. Техникум белгечләре балалар белән һөнәри юнәлешле әңгәмәләр, практикумнар, мастер-класслар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International