ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

28 апрельдә бөтен дөньяда Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан район башлыгы каршында хезмәтне саклау буенча координация советы утырышында 10 апрельдән 30 майга кадәр предприятие һәм оешма коллективларында хезмәтне саклау, эш урыннарында имгәнүләрне булдырмау максаты белән төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

 

Республикада  төзелеш, эшкәртү промышленносте, транспорт һәм элемтә, авыл хуҗалыгы тармагы имгәнү куркынычы  булган эшләрдән санала. Ни кызганыч, эш урыннарында бәхетсезлек очраклары аз түгел, ул кешеләр сәламәтлегенә зыян сала, ә кайвакыт фаҗигаләргә китерә. Шуңа күрә эш белән тәэмин итүчеләр дә һәм кешеләр үзләре дә хезмәтне саклау мәсьәләләренә җаваплы карарга тиеш.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International