Армия хезмәте күп нәрсәгә өйрәтте

2019 елның 23 феврале, шимбә

Владислав Мөхәммәтов (Болгар шәһәре): – Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына мине 2017 елда, Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң алдылар.
Мин Кара диңгез флотында, су өсте корабларының утызынчы дивизиясендә хезмәт иттем. Башта хәрби бурычымны Нахимов орденлы  “Москва” гвардия ракеталы крейсерында үтәдем. Бу куәтле универсаль кораб Кара диңгез флотының флагманы - әйдәп баручысы булып санала. Беренче тапкыр күргәч, ул миндә зур тәэсир калдырды, ничек дулкынлануым әле дә хәтердә. Аннары мине “Ладный” көймәләргә каршы сак корабына күчерделәр. Аның бортында булган ике артиллерия җайланмасы белән үзем дә идарә итәргә өйрәндем. Моннан тыш, бер ел эчендә ике тапкыр Калашников автоматыннан атып карарга туры килде.
Армия тормышына хас булган тәртип һәм дисциплина мине җаваплы, пөхтә булырга гына түгел, ашауны да өйдәге кебек артык талымлап тормаска өйрәтте.
Диңгезче булып хезмәт итүем, Ватан алдындагы бурычымны үтәп кайтуым белән чын күңелдән горурланам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International