Безнең район делегациясе Казан шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәрелгән тантанада катнашты.
Делегация составына райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Афоньшина, “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Светлана Гыйбадуллина, хәрби бәрелеш ветераннары Александр Усов, Тәлгат Фәйзетдинов, Фердинат Гайнуллин, Сергей Симанов, “Юнармия” балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең муниципаль штабы җитәкчесе Александр Кузовкин керде.