Узган атнада православие динендәгеләр Раббының чукынуын билгеләп үттеләр. Әмма барлык теләүчеләр дә чиркәүгә бара һәм изге су җыя алмаган. Яше һәм сәламәтлеге аркасында өйдән чыга алмаган ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәмгә социаль хезмәткәрләр килгән.
Өлкән яшьтәге кешеләр күрсәтелгән игътибар һәм җылылык өчен акцияне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.