Үткәннәрне булмый онытып...

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Шушы көннәрдә Болгарда яшәүче Мария Беляева белән Иске Рәҗәптән Насыйх Рәхимуллин туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Аларны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәләре, якыннары һәм туганнары җылы котлады.
Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Әлбәттә инде, район үсешенә зур өлеш керткәннәре, башкаларга үрнәк күрсәткәннәре өчен зурлап рәхмәт әйттеләр. Хезмәт ветераннары үзләренең истәлекләре белән дә уртаклаштылар.
Мария Васильевна, мәсәлән, июнь иртәсендә үзе яшәгән Красная Горка авылына Бөек Ватан сугышы башлануы турында хәбәрнең ничек килеп ирешүен әле дә хәтерли.
– Авыл кешеләре язгы чәчү эшләренең тәмамлануын билгеләп үтү өчен бәйрәмгә җыелган иде, – дип искә ала ул, – мәктәпне тәмамлаучылар һәм студентларның имтиханнарны яңарак кына тапшырган чагы. Көтмәгәндә башланган сугыш йөрәкләрне телгәләде. Икенче көнне иртәдән үк колхоз рәисе белән авыл Советы башлыгы өйдән-өйгә кереп кешеләрне барлап чыктылар, унсигез яшьтән олырак ир-атларга ашыгыч рәвештә Куйбышев хәрби комиссариатына китәргә кирәк иде. Кешеләр елаша башлады...
Алар да әтиләрен фронтка озаткан. Ни кызганыч, ул яу кырында батырларча һәлак булган. Гаиләдә дүрт бала арасыннан иң зурысы булган Мария мәктәптә нибары өч класс кына тәмамларга өлгергән. Күп еллар хуҗалыктагы терлекчелек фермасында эшләгән, һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешкән. Моның өчен ул дәүләтебезнең күп бүләкләренә лаек булган.
Кыенлыкларны күп күрсә дә, Мария Васильевна үзендә дүрт баласын сыңар канат белән тәрбияләп үстерергә көч тапкан. Балаларын яшьтән хезмәткә өйрәтеп үстергән. Башкаларга карата игътибарлы һәм ярдәмчел булганы өчен күпләрнең хөрмәтен казанган.


Насыйх Рәхимулла улы да күп балалы гаиләдә үскән. Донецкидагы шахталарның берсендә эшләгән ул. Биредә үзенең булачак хатынын очраткан, гаилә корып җибәргән. Аннары хатыны Әминә Вәли кызы белән Иске Рәҗәпкә кайтканнар, балта осталары бригадасына эшкә урнашкан. Күп еллар элек үз куллары белән төзегән йорты әле дә нык. Рәхимуллиннар бер ул тәрбияләп үстергән, ә инде тормыш корып бергә яшәүләренә алтмыш ел тулган. Әле дә булса Насыйх Рәхимулла улы белән Әминә Вәли кызы тормыштан ямь һәм тәм табып яшиләр. Уллары, оныклары һәм оныкчыклары белән чын-чынлап горурланалар.
Бу көнне юбилярларга исәнлек-саулык, бәхетле тыныч тормыш теләделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International