Район уставының яңа проекты тәкъдим ителде

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Дүшәмбе көнне район Советының чираттагы утырышы булды.
Депутатлар игътибарына беренче булып Спас муниципаль район уставы проекты турында мәсьәлә чыгарылды, аны башкарма комитет юристы Марина Гайфетдинова тәкъдим итте. Проект районның рәсми сайтында чыгарылырга тиеш. Тәкъдимнәрне кабул итү, аларны учетка алу һәм тикшерү буенча эш төркеме оештырылган, халыктан тәкъдимнәр 30 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Агымдагы елның 31 октябрендә устав проекты буенча ачык тыңлаулар үтәргә тиеш. 
Депутатлар шулай ук районда муниципаль хезмәт турында, муниципаль милекне тапшыру турында Советның моңарчы кабул иткән карарларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен дә тикшерделәр. Барлык тикшерелгән сораулар буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.
Утырышка район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International