Татарстанда ягып җылыту буенча кайнар элемтә эшли башлады

2018 елның 21 сентябре, җомга

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы оештырган кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10.

Татарстанда кайнар элемтә эшли башлады. Республикада яшәүчеләр җылылык җибәрү проблемалары турында сөйләп, гариза калдыра ала. Бу турыда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство оештырган кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10.

Бу каналга мөрәҗәгать итеп, җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар кабул итүне таләп итеп булачак.

Татарстанның Актаныш, Апас, Мамадыш һәм Мөслим районнары социаль учреждениеләргә җылылык җибәрде.

Ведомство хәбәрендә ягып җылыту сезоны биш көн дәвамында тәүлек буенча уртача температура 8 градус яки түбәнрәк булган очракта башланырга тиеш, дип хәбәр ителә. Гражданнар гариза язган очракта җылылык иртәрәк тә бирелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International