Карарлар кабул ителде

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Узган дүшәмбе көнне булган район Советының чираттагы утырышында депутатлар фикер алышудан соң мөһим карарлар кабул иттеләр.


Бюджет  белән тәэмин итүне тигезләү өчен бирелә торган дотацияне 2019 ел һәм пландагы 2020 һәм 2021 еллар чорына физик затлар керемнәренә салымнан район бюджетына акча бүлеп бирүнең өстәмә нормативы белән алыштырырга килешү турында мәсьәлә буенча депутатлар алдында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. 

РФ Бюджет кодексының 138 маддәсе 5 пункты нигезендә субъект бюджетын төзегәндә, муниципалитетның вәкаләтле органнары белән килешү буенча, бюджет белән тәэмин итүне тигезләүгә дотацияләрне физик затлар кеременә салымнан район бюджетына түләүләр белән алыштырырга мөмкин икәне билгеләп үтелде.

Икенче төрле әйткәндә, Бюджет кодексы буенча муниципалитетларга НДФЛның 15 проценты гына керә, ә алыштырырга ризалык бирелгән очракта, исәпләүләр буенча, өстәмә 85% та алырга мөмкин.

Проектка контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов эксперт бәясен биреп, ул гамәлдәге законнарның барлык таләпләргә туры килүен, бозулар юк икәнен билгеләп үтте.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү тәртибенә өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитеты юристы Марина Гайфетдинова хәбәр итте. Барлык мәсьәләләр буенча уңай карарлар кабул ителде, аларның тулы тексты белән районның http://spasskiy.tatarstan.ru/ сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International