Йөз ел – юл башы гына...

2018 елның 4 августы, шимбә

Узган шимбәдә Ким авылында яшәүчеләр һәм килгән кунаклар “КИМ” нәсел заводының 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

Владимир КОРНИЛОВ

Тантаналар бәйрәмнең төп сәхнәсеннән җирле үзешчән артистлар башкаруында Ким поселогының гимны белән башланып китте. Аның сүзләрен һәм көен Василий Кощеев язган. Аннары килгән кунакларны, җыелган халыкны күптән килә торган матур гадәт буенча ипи-тоз һәм чәк-чәктән авыз иттерделәр. Ипине дә, чәк-чәкне дә авыл уңганнары басулардан әле яңа гына җыеп алынган ашлыктан пешергәннәр. Юбилей тамашаларын алып баручылар хуҗалыкның оешу тарихы, үсеш еллары турында сөйләделәр, игътибарны җәлеп итәрлек бик күп мисаллар китерделәр.

Тарихи чыганакларга караганда, 1918 елның көзендә, Кызыл Армия Урта Идел буйларын ак чехлардан азат иткәннән соң, биредәге Александровск хуторында яшәүчеләр хуҗасыз калган малларны, җир эшкәртү техникасын, башка кирәк-яракларны бергә җыеп, коммуна төзиләр. 1932 елда коммуна совхоз итеп үзгәртелә, соңрак аның базасында КИМ исемендәге нәсел совхозы төзелә, ә инде 1966 елда совхоз “КИМ” нәсел заводы итеп үзгәртелә.
Ул елларда нәсел заводы бездәге шартларга яраклашкан бестужев токымлы мөгезле эре терлек үстерү белән шөгыльләнүче зур совет хуҗалыкларының берсе булган. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү базалары Ким һәм Трактор поселокларында, Тукай авылында урнаша. Биредә нәсел эшен яхшырту буенча төрле чаралар күрелә, хәтта илнең кайбер төбәкләреннән килеп, тәҗрибәләр дә үткәргәннәр. Атап әйткәндә, нәсел эшен яхшыртуга зур игътибар бирелгән. Хәзерге вакытта бу эшне “Авангард” хуҗалыгы  дәвам итә, кырларда “ВЗП “Булгар” җәмгыяте бөртекле культуралар үстерә. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бай тарихлы нәсел заводы РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагы, РСФСР Югары Советының Мактау грамотасы, КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамоталары һәм башка дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.

– Татарстандагы гына түгел, ә бөтен Советлар Союзы буенча алганда да эре һәм көчле хуҗалыкларның берсе иде бу, – диде юбилейга җыелучыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. – Хуҗалык базасында бөтенсоюз күләмендә ярминкәләр һәм семинарлар уздырылды, кимлыларның эш тәҗрибәсен китапларга керттеләр һәм өйрәнделәр... Мин бу хуҗалык белән 1985 елдан 1988 елга кадәр җитәкчелек иттем, бу елларны тиз генә онытырлык түгел. Барысы да энтузиазм белән эшләде, кешеләрне зур җаваплылык хисе берләштерде.

Кимның 40тан артык кешесе Бөек Ватан сугышы елларында фронттагы батырлыклары, терлекчелек фермаларында, иген кырларында намус белән эшләгәннәре өчен дәүләтебезнең орден һәм медальләренә лаек булдылар.

Кайберләре бәйрәмгә дә килгән иде, аларны сәхнәгә чакырып чыгарып, район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Юбилей барышында төрле елларда хуҗалык белән җитәкчелек итеп хөрмәт казанган кешеләрне, әле бүген дә намус белән эшләүче фидакарь затларны сәхнәгә чакырып зурладылар. Алар арасында төрле елларда авыл җирлеге башлыгы, укытучылар, агроном булып эшләгән кешеләр дә бар иде. Озак еллар иңне-иңгә куеп эшләгән якташларына рәхмәт сүзләре белән хуҗалыкның элеккеге җитәкчесе Виктор Севастьянов, Ким авыл Советының элеккеге җитәкчесе Нина Аникина мөрәҗәгать итте. Үткән елларны җылы хисләр белән искә алдылар алар һәм барысына да исәнлек-саулык, эшләрендә һәм тормышларында яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләделәр. Йөз ел кеше өчен бик зур гомер булса, мондый хуҗалык өчен бу вакытны зур юлның башы, дип кенә әйтергә була. Алда әле кимлыларны никадәр эшлисе эшләр көтә, аларның киләчәктә дә сынатмаячакларына шик юк.

Юбилей чаралары барышында җыр һәм музыка тавышлары тынып тормады. Тантанага җыелучыларны җирле үзешчәннәр белән бергә килгән кунаклар да шаккатырды. Мондый зур вакыйга буласын ишетеп, кимлыларны котларга “Ивушки” иҗат коллективы килгән. Әлеге төркемдә чыгыш ясаучылар арасында Любовь Дербенева да бар. Ул шушы поселокта туып үскән, матур итеп җырлый. Самарадан килгән “Калина” халык ансамбленең чыгышын да көчле алкышларга күмделәр.

Һава торышының кинәт үзгәрүе генә бәйрәмнең барышына бераз төзәтмә кертте: көчле җил чыгу нәтиҗәсендә тантананы клубта дәвам иттеләр. Авыл кешеләренең һәм килгән кунакларның кәефе күтәренке иде ул көнне.
Хәер, ул шулай булырга да тиеш. Алны-ялны белми эшләгән кешеләр халык бәйрәмендә иркенләп ял итәргә дә хаклы...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International