Бу һөнәр һәрчак кирәк

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Почтальон һөнәре моннан берничә гасыр элек нинди булса, аның асылы әле дә булса артык үзгәрмәгән. Почтальонның төп бурычы корреспонденцияне алып, аны тиешле адресатларга таратып чыгудан гыйбарәт.

Татьяна Галимуллинаның “Россия почтасы”ның район почта бүлегендә эшли башлавына инде алты ел тула.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Мәгълүмат технологияләренең актив үсеп торуына карамастан, почтальон һөнәре әле дә булса кирәкле һәм актуаль булып кала бирә. Мәгълүматны алу тизлеге нәкъ менә шушы һөнәр иясенә бәйле. Моны Татьяна Владимировна да әйбәт белә.

Аның һәр эш иртәсе сортировкада башлана. Биредә почтаны – газета, журналлар, хатлар, извещениеләрне алып кул куйганнан соң, ул корреспонденция тутырылган сумкасын иңбашына салып, үзе өчен гадәти булган маршрут буенча чыгып китә. Аның маршруты шәһәрдәге үзәк урамнарның берсе – Пионер урамыннан башлана. Татьяна шулай ук Хирург Шеронов, Пушкин, Гордеев, Тургенев, Октябрьнең 40 еллыгы урамнарындагы йортларда яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә.

Газета-журналлар белән шыплап тутырылган почта сумкасының авырлыгы төрлечә – өчтән биш килограммга кадәр җитә. Көндәлек матбугат чараларына килгәндә, аеруча районда чыга торган “Новая жизнь” газетасы күбрәк була. Республикада чыга торган басмалар арасыннан “Вечерняя Казань”, “Республика Татарстан”, “Советская Россия”, “Комсомольская правда” газеталарын яратып укыйлар. Журналларга килгәндә, “1000 советов”, “Непоседа”га өстенлек бирәләр. Татьяна Мөкаддәс кызы актив газета укучылар арасыннан Владимир Андронов белән Фирүзә Рәхмәтуллинаны билгеләп үтә.

– Газеталарны аеруча атна азагында күп таратырга туры килә, – ди ул. – Газета һәм журналларга Кытайдан килә торган кечкенә посылкалар да өстәлде. Без аларны да почта әрҗәсенә салып калдырабыз. Почта хезмәтенең бу төре әле күптән түгел генә кертелсә дә, ул инде популярлаша бара. Димәк, почтальонның да эше арта...

Моннан тыш, Татьяна Мөкаддәс кызына коммуналь хезмәтләргә түләвен үтенеп мөрәҗәгать итүчеләр дә юк түгел. Открытка, конвертлар, почтага кайтарыла торган азык-төлекне дә сатарга туры килә, газетага да яздыра. Аның участогында яшәүчеләрнең төрле газета–җурналларга актив язылуы турында да әйтми мөмкин түгел.

– Эшем буенча очрашырга туры килгән һәр кешене хөрмәт итәм, – ди ул. – Әлбәттә инде, эшемне дә яратам...

Заказлы хатлар белән эш иткәндә, пенсияләр түләгәндә почтальонга аеруча игътибарлы булырга туры килә. Әйтик, ул инде үз участогындагы олы яшьтәге кешеләрнең холык-фигылен белеп бетергән. Шуңа күрә һәркайсы белән уртак телне бик тиз таба, аны һәр өйдә кадерле кунак кебек көтеп алалар.

Татьянаның әле тагын күп балалы әни буларак та ихтирам казануы турында әйтергә кирәк. Ягымлы, йөзеннән нур бөркелеп торган бу ханым үз гаиләсе өчен дә өзелеп тора торган кеше. Җай чыккан саен тәмле пироглар, камыр ашлары пешерергә ярата. Ире Александр Федорович Пелагеин белән бергәләшеп бакчада яшелчәләр үстерәләр.

Почтальоннар элек тә бик кирәкле эш башкарган. Хәзер дә шулай. Өстәвенә, почтальон елның теләсә кайсы вакытында саф һавада күп йөри, гел хәрәкәттә була, никадәр кешеләр белән аралаша һәм сөйләшә. Татьяна үз коллективындагы җылы атмосферадан да бик канәгать. Кирәкле һәм мөһим эш башкара торган почтальонны һәр йортта кадерле кунак кебек көтеп алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International