21 июльдә музей-тыюлык территориясендә борынгы бабаларыбыз тарафыннан рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә багышланган традицион “Изге Болгар җыены” үткәреләчәк.
Инде егерме елдан артык изге Болгар туфрагында ислам динен рәсми рәвештә кабул ителүгә багышлап ел саен зур чаралар уздырыла. Борынгы бабаларыбыз рухына дога кылу өчен Болгарга Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук дөньяның төрле илләреннән бик күп милләттәшләребез килә. Быел да җыенда югары дәрәҗәдәге кунакларның, дин әһелләренең катнашуы көтелә.
Бәйрәм тантаналары иртәнге сәгать 10да Истәлек билгесе янында башланачак.