Киләчәккә йөз тотып

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Соңгы ике елда Танкеевкадагы Равил Бакиров хуҗалыгында малларның баш санын сизелерлек арттыруга ирештеләр. Фермада бүген эшләр ничек бара, терлекчеләр алдына нинди бурычлар куелган?

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Равил Рахман улының күңелендә малларны ишлерәк итү турындагы уй элегрәк тә булган. Ни дисәң дә, мөмкинлекләр бар, шартлар җитәрлек, ферма кадәр фермага егерме җиде генә сыер азрак кебек. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар – мал сатып алу өчен акча кирәк. Бакировка хыялны чынга ашыруда гаилә фермаларын үстерү өчен каралган максатчан программа ярдәм иткән. Ул республикадагы нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның берсеннән 30 баш күп сөт бирә торган таналар сатып алган.

– Хәзер малларның саны 65кә җитте, шуларның 42се – савым сыерлар, – ди Равил Рахман улы. – Барысы да уйлаганча килеп чыккан очракта, киләчәктә савым сыерларның баш санын тагын да арттыру турындагы мәсьәләнең алга килеп басачагы көн кебек ачык. Мөмкинлекләребез җитәрлек, моңарчы мал азыгына кытлык кичергәнебез булмады...

Шунысын әйтергә кирәк, узган кышлату чорында танкеевкалылар кыенлыклар кичермәгән. 500 тоннадан артык печән әзерләгәннәр, маллар фураждан, башка туклыклы азыктан бер дә өзелеп тормаган.

Владимир Куликов коллективта инде үз кешегә әйләнгән, байтак еллардан бирле эшләп хезмәттәшләренең хөрмәтен казанырга өлгергән. Тырыш егет сыер саву белән бергә азык та өләшә, бинаны да чистарта, өстәвенә, малларны да үзе көтә. Гомумән, бер эштән дә куркып тормый. Шуның өчен уч тутырып хезмәт хакын да ала. Терлекчеләргә әйбәт түләсәләр дә, соңгы елларда фермада эшләргә кешеләр җитешмәве генә кызганыч. Районның машина белән саву операторлары конкурсында берничә тапкыр катнашкан Владимирдан үрнәк алсыннар иде.

Машина белән саву операторы Ольга Матрина да бары тик мактауга гына лаек. Коллективта әле бишенче елын гына эшләүгә дә карамастан, ул инде үзен уңган-булган терлекчеләрнең берсе итеп таныткан. Ольга да район терлекчеләре арасында ел саен уздырыла торган конкурста еш катнаша, хәтта призерлар арасына да кергән. Фермада хезмәт куючы башка терлекчеләрнең дә сынатканы юк.

Әлбәттә инде, боларның барысы да ирешелгән нәтиҗәләрдә чагылыш тапмый калмый. Хәзер, мәсәлән, Танкеевка терлекчеләре көн саен әзерләүчеләргә 200 килограммга якын сөт тапшыралар. Кайбер таналарның буаз булуын исәпкә алганда, бу бер дә начар түгел. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, сөт сатудан хуҗалык кассасына ай саен диярлек якынча 70 мең сум тирәсе акча кереп бара. Әгәр сөт бәяләрен бу кадәр киметмәсәләр, табыш күбрәк тә булырга тиеш. Әмма нишләтәсең, әзерләүчеләр билгеләгән сатып алу бәяләре һәм куйган шартлар белән килешми дә булдыра алмыйсың.

Бүген хуҗалык хезмәтчәннәре алдында торган төп бурычларның берсе – терлек азыгы әзерләү. 300 гектар мәйдан биләгән күпьеллык үләннәр быел да ярыйсы гына уңыш вәгъдә итә. Печән әзерләү техникасы инде күптән тиешенчә көйләп куелган, кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителгән. Гомумән, хуҗалыкта барысы турында алдан ук кайгыртканнар.

Басуларда җәйрәп яткан көзге һәм сабан культураларын күреп тә сокланмый мөмкин түгел. Димәк, быел да фермадагы маллар азык белән кирәк кадәр күләмдә тәэмин ителәчәк, дигән сүз. Танкеевкалыларның әлегә кадәр сынатканы булмады. Моннан соң да максатларына ирешми калмаc

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International