Пушкин көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 8 июне, җомга

Шәһәр урта мәктәбенең көндезге лагерында ял итүче балалар китапханәдә Туган тел көненә багышлап үткәрелгән “Там на неведомых дорожках” дигән бәйрәмдә катнаштылар.
Балалар Пушкин әкиятләре геройлары белән очраштылар, берәү дә викториналар, хәрәкәтле уеннардан читтә калмады. Шунысын әйтергә кирәк, балаларның күпчелеге бөек рус шагыйре А.С.Пушкин иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Бу көнне шулай ук уку залында шагыйрь әсәрләре буенча мавыктыргыч күргәзмәләр дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International