Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда бакчачылык һәм дача берләшмәләре инфраструктурасын үстерүгә 2017 елда 150 миллион сум акча бүленгән.

 

Программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында аның кысаларында, белгечләр 30 су скважинасы бораулады, 50 су башнясы урнаштырды, 3 чакрым суүткәргеч челтәре алыштырды. Бу эшләр Татарстанның 24 муниципаль берәмлегендә башкарылды.

2018 елда программаны финанслау шул ук дәрәҗәдә сакланачак. Быел республиканың 10 районында һәм Казанда планлаштырылган эшләр башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International