Никита Борюшкинның тагын бер алтын медале!

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Әле күптән түгел генә Ульяновск шәһәрендә 23 яшькә кадәрле ир-егетләр арасында дзюдо буенча Идел буе Федераль округы беренчелегендә якташыбыз Никита Борюшкин беренче урынны алып, чемпион исеменә лаек булды.

Владимир КОРНИЛОВ

 

Бу мәртәбәле ярышларда округның барлык төбәкләреннән иң көчле спортчылар катнашты. Шуңа күрә бәйгенең ничек үтүен күзаллавы читен түгел. Безнең спортчы танылган көрәшчеләр арасында югалып калмады. Киресенчә, үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтте. Келәмгә бары тик җиңү теләге белән генә чыккан егет үз максатына ирешү өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләде һәм мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде.

 

100 килограммнан авыррак категориядә чыгыш ясаган Никита турнир барышында көндәшләренең барысын да бирелергә мәҗбүр итте. Беренче очрашуда ук инде безнең көрәшче Башкортстаннан килгән спортчы Михаил Копыловтан өстен чыкты. Башта ул аны екты, аннары авырттыра торган ысул кулланды. Хөкемдарлар Никитаның җиңүен игълан иттеләр.

 

Тренер Владимир Борюшкин сүзләренә караганда, төп бәйге финалга чыгу өчен барды. Никитага каршы Мордовиянең көчле спортчысы, Россия призеры Левон Алборов чыкты. Әмма ул безнең якташыбызга каршы тора алмады, Никита аннан күпкә өстен булуын раслады. Оста алым куллану нәтиҗәсендә, көндәшенә бернинди дә мөмкинлек калдырмады.

 

Финалда Никита Саратовтан килгән тагын да көчлерәк көндәше Владислав Борисов белән көч сынашты. Ул бер минут эчендә оста алым кулланып, тәҗрибәле дзюдочыны бирелергә мәҗбүр итте һәм турнирның җиңүчесе булды. Никитага алтын медаль һәм диплом тапшырдылар. Владимир Борюшкин “Чемпион тренеры”  медале һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкләрне дзюдо буенча яшүсмерләр арасында Россия җыелма командасы тренеры Владислав Румянцев тапшырды.

 

Бу җиңү Никитага шушы елның март азагында Оренбург шәһәрендә үтәчәк Европа Кубогында катнашу мөмкинлеге бирде. Безнең спортчының әле мондый ярышта катнашканы юк иде. Хәзер ул Смоленск шәһәрендә март башларында үтәчәк Россия беренчелегенә әзерләнә.

 

– Никита – талантлы спортчы, тырышса, күп нәрсәгә ирешә ала торган егет, – ди аның турында тренеры. – Алдагы ярышларда да бары тик уңышлар гына юлдаш булсын иде...

 

Никита көрәшче Борюшкиннар – бертуган Геннадий белән Владимирның данлыклы династиясен лаеклы дәвам итә, туганнарын үзенең җиңүләре белән гел шатландырып тора.

 

Шунысын да әйтергә кирәк, студентлар арасында дзюдо буенча Россия беренчелегенә Мәскәүдә үткәреләчәк ярышларга Данила Вихлянский да җыена. Турнир 11–13 мартка планлаштырылган. Танкеевкадан Анна Архипова Оренбургта самбо буенча узачак Россия беренчелегендә катнашырга тиеш. Әлеге ярыш нәтиҗәләре буенча Европа һәм дөнья чемпионатларына иң көчле көрәшчеләр сайлап алыначак. Аларның барысына да бары тик җиңүләр генә елмаюын теләп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International