Бер максат берләштерә

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Басулар әлегә калын кар катламына төрелгән булса да, көндезләрен инде кояш җылысы үзен бераз сиздерә дә башлады. Димәк, язга озак калмый. Балымердагы Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары да җиң сызганып техниканы алда торган кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

 

Иртән хуҗалыкка килгәндә термометр баганасы 25 градуска кадәр төшкән иде. Урамдагы суык битне чеметтерсә дә, техника ремонтлау өчен яраклаштырылган бинада җылы һәм якты. Утын белән генә ягылса да, тимердән ясалган түгәрәк мич бинаны көн буе җылытып тора, механизаторларга бик җайлы. Биредә әле алар өчен ял итү урыны да булдырылган, өстәлдә электр чәйнеге тора, кечерәк телевизор да куйганнар. Хезмәт кешесе турында кайгыртуның бер мисалы дияргә була моны.

 

Балымер механизаторлары туфрак эшкәртү техникасын көздән үк әзерлек сызыгына куеп калдыралар. Ул шулай булырга да тиеш. Бу техникадан файдалану вакытын озайтырга ярдәм итә, өстәвенә, механизаторларның язын башка бурычларны хәл итәр өчен мөмкинлекләре арта.

 

– Техника ремонтлау артык мәшәкатьләр тудырмый, – ди хуҗалыкның баш агрономы Владимир Осипов. – Кирәкле детальләрне сатып алырга да туры килә, кайберләрен механизаторлар үзләре “яңартып” хәлдән чыгу юлын табалар. Егетләрнең тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел!

 

Хуҗалыктагы куәтле ике К-700, өч МТЗ-80 һәм ике КамАЗ, чылбырлы ДТ-75 тракторы төзек хәлдә. Александр Орловның МТЗ-1221 тракторына бераз ремонт таләп ителә. Павел Семеновның шундый ук маркалы тракторын төзәтәсе бар. Двигателе ватылган, аны махсус остаханәдә генә ясый алалар. Хуҗалык җитәкчесе инде предприятиеләрнең берсе белән килешү дә төзегән. Евгений Майоров та үзенең ЗИЛ-130 машинасын тәртипкә китерә. Күп еллардан бирле хуҗалыкта эшләүче тәҗрибәле шофер үзенә тапшырылган бурычны намус белән үти, югары нәтиҗәгә ирешә. Анатолий Майоров, Сергей Остудин, Александр Алексеев, Валерий Кайнов эш җаен белә торган егетләр, трактор, машина, башка техника белән бертигез дәрәҗәдә идарә итәләр.

 

Өч чәчкечле СЗП-3,6 агрегаты артык зур ремонт таләп итми, ә менә чит илдә чыгарылган өч чәчкечле “Лемкен” комплексы бүгеннән басуга чыгарга әзер. Көннәр бераз җылына башлау белән Александр Миронов тырма агрегатларын ремонтлауга керешәчәк. Ике ел элек лаеклы ялга чыккан булса да, ул әле дә хуҗалыкка теләп ярдәм итә, үзен яраткан эшеннән башка күз алдына китерә алмый. Гомумән алганда, коллектив хуҗалыкның киләчәген кайгыртып яши торган фидакарь затлардан гына тора. Әйтик, узган ел биредә көзге культураларның һәр гектарыннан 50 центнердан артык уңыш җыеп алынган. Сабан культуралары да өметне аклаган. Быел да көзге культуралар суыкларга бирешмәгән, хуҗалык уңганнарының мул уңыш үстереп алу өчен бөтен мөмкинлеге бар.

 

Быел балымерлылар 108 гектарда гәрчич үстерергә җыена. Базарда бу культурага сорау зур, бөртеген сатып шактый акча эшләргә була. Рапс та бик файдалы культура. Узган ел хуҗалыкта аны гектарыннан 22 центнер җыеп алганнар. Быел да уңышы белән куандырыр, дип өметләнәләр.

 

Хуҗалыкта җир сые, ягъни ашлама турында да алдан кайгыртканнар. Язгы чәчүне башкарып чыгу өчен 100 тонна аммиак селитрасы бар. Бу төр ашламаны гектарына 80 килограммга кадәр керткән еллар булган. Быел бары тик 45 килограмм белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк. Ашламаларга, ягулык-майлау материалларына, запас частьләргә бәяләр көн саен диярлек артып торганда, игенче хезмәтенең кадере бетүенә күңел сыкрый. III класслы ашамлык бодаеның бер килограммы нибары 6 сум тора. Ә бит алда торган кыр эшләрен башкарып чыгу өчен күп акча кирәк. Дөрес, әлегә кадәр Юрий Семушкин хуҗалыгында кредит алганнары булмаган. Тик менә быелгы язның механизаторларны нәрсәсе белән сөендерәсен алдан фаразлау мөмкин түгел. Монысын вакыт күрсәтер.

Әмма игенчелектә зур тәҗрибә туплаган балымерлыларның сынатмаячакларына шик юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International