Социаль объект котельныйларында казаннарны алыштыруга 2017 елда 69,9 миллион сум тотылды

2018 елның 2 феврале, җомга

Яңа җиһазлар энергия ресурслары кулланышын киметә.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасына 2017 елда 69,9 миллион сум акча тотылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итә.

2014-2017 елларда әлеге программаны финанслауга 279,6 миллион сум бүленгән. Бу акчалар 500 объектта 921 котел урнаштыруга киткән.

2017 елда социаль-мәдәни өлкәдәге котельныйларда котелларны яңартуга 69,9 миллион сум тотылган булса, 2018 елда да финанслау шул дәрәҗәдә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International