Гущиннарның тату гаиләсе

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Красный Валдан Алина белән Валерьян Гущиннарның гаилә корып яши башлауларына төгәл алтмыш ел тулды.

Алар узган гасырның илле сигезенче елыннан бирле бергә! Туган авылдан кая булса да китү турында беркайчан уйлап та карамаганнар. Бер-берсенә ныклы терәк, киңәшче һәм ярдәмче булып, туган һәр көнгә сөенеп яшиләр. Балалары Александр, Юлия һәм Надежда үз бәхетләрен читтә түгел, балачактан ук күңелгә якын булган Красный Валда тапканнар. Көн саен килеп әти-әниләренең хәлен белешеп торалар. Оныклар һәм оныкчыклар да онытып бетермиләр. 

 

Еллар дәвамында бу гаилә бик күп вакыйгаларны кичергән. Валерьян Михайлович илленче еллар азагында “Краснослободский” совхозында ат караучы булып эшли башлаган. Аннары тракторчы, механик, “Болгар” һәм “Лихачевский” совхозларының баш инженеры итеп билгеләнгән. Валерьян Михайлович техниканы биш бармагы кебек белә, ул инженер булган елларда кызу эш вакытында машина яки тракторның ватылып тору очраклары бөтенләй күзәтелмәгән. Тапшырылган һәр эшкә намуслы һәм җаваплы караганы өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Мондый бүләкне хезмәттә югары казанышларга ирешкән кешеләргә генә тапшыралар.

 

Алина Владимировна озак еллар терлекчелектә эшләгән. Башта бозаулар караган, аннары сыер сауган. Фермадагы эшләрне бетергәч, өенә ашыккан. Балалар тәрбияләп үстергән ул, йорттагы тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләр дә күбрәк аның өлешенә туры килгән. Әмма беркайчан зарланмаган, күңелле итеп яшәгәннәр, киләчәккә өмет белән караганнар.

 

– Гаиләдә тавыш чыкканын хәтерләмим, – ди Валерьян Михайлович. – Балалар да бездән үрнәк алып үстеләр...

– Без әти белән әни алдында мәңге бурычлы, – ди кызы Юлия. – Әле дә ярдәм итеп торалар, җылы сүзләрен беркайчан кызганмыйлар.

Гущиннар беркайчан кул кушырып утырмаган. Әле хәзер дә, гаилә башлыгы сиксәннең аргы ягына чыкса да, дуңгыз, каз, тавык асрыйлар. Тату гаиләдә бөтен мәсьәләне уртага салып хәл итәргә өйрәнгәннәр. Ә киңәшле эш ул беркайчан да таркалмый.  Аларның гаиләсе кебек. Гущиннарга тагын да зуррак юбилейларны билгеләп үтәргә насыйп булсын иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International