Кешеләр иреген һәм хокукын саклап

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Кешеләр элек-электән үзләренең кайгылары, борчыган проблемалары белән бердәнбер дәүләт органы – прокуратурага мөрәҗәгать иттеләр. Бүген дә прокуратура үз эшендә төп нәрсә – хокук саклау функциясен ышанычлы үти. Алда торган бурычларның ничек үтәлүе турында район прокуроры Дамир Яфизов сөйли:

– Моннан өч гасыр элек, Петр Iнче Указы белән Сенат каршында беренче тапкыр генерал-прокурор посты булдырылган көннән башлап, прокуратура хезмәткәрләренә дәүләтне намуссыз, закон бозучы гражданнардан һәм гражданнарның үзләрен дәүләт гаделсезлегеннән саклау бурычы йөкләнгән.

Прокуратура безнең җәмгыятебездә законлылык һәм тәртип гаранты булып тора, кешеләрнең хокуклары бозылганда, җаваплы кешеләр үзләренә күрсәтелгән ышанычтан үз максатларында файдаланып, дәүләт мәнфәгатьләрен санга сукмаучыларга карата тиешле чаралар күрә. Прокуратура органнары җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокук саклау органнарының эшчәнлеген координацияләүдә дә актив катнаша.

 

Бу бурычларны үтәүгә  прокурор урынбасары Фаил Фиргат улы Гайсин, прокурор ярдәмчесе Ирина Игоревна Шурыгинадан торган безнең коллектив та үзеннән лаеклы өлеш кертә. Светлана Павловна Борисова беренче класслы өлкән белгеч вазифасында утыз елдан артык эшли. Тапшырылган бурычка бик җаваплы карый, тәртипле, игътибарлы булуы белән аерылып тора.

 

Узган ел без шактый закон бозуларны ачыкладык, кимчелекләрне бетерү өчен судка 100 ләп дәгъва һәм гариза тапшырылды. Прокуратура инициативасы буенча 273 җаваплы кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 37 кешегә карата административ җәза кулланылды, закон таләпләренә туры килмәгән 20 хокукый актка дәгъва белдерелде.

 

Кеше һәм гражданин хокукларын саклау тармагында эшләүдән тыш, прокуратура җинаятьчелеккә каршы көрәшне дә даими игътибар үзәгендә тота. Узган ел район территориясендә 166 җинаять теркәлде, бу 2016 ел белән чагыштырганда 25,6 процентка азрак, 135 җинаять тикшерелде (узган ел 157), бу 79,4 процент тәшкил итә. Судта 154 кешегә карата 138 җинаять эшенә дәүләт гаепләве белдерелде.

 

Шунысын әйтергә кирәк, прокурорның координацион роле көчәюе, хокук саклау, дәүләт органнары, җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлеге яхшыру нәтиҗәсендә бик күп тискәре күренешләр, шул исәптән кайбер җинаятьләр булдырылмый калды. Уңай нәтиҗәләргә ирешүдә җирле власть органнарының күрсәткән ярдәме турында да әйтеп үтәргә кирәк. Әйе, бергәләшеп, алга максат куеп эшләгәндә күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин.

 

Халыкның прокуратура эшчәнлегенә карата ышанычы кимеми. Моның шулай икәнлеген прокуратурага гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләр дә ачык раслый. Әйтик, 2017 елда 140тан артык мөрәҗәгать каралды, һәр өченче үтенеч тиешенчә канәгатьләндерелде. Чын ярдәм әнә шуннан гыйбарәт тә инде. Узган ел прокуратура хезмәткәрләре төрле сораулар буенча 178 кешене кабул итте. Бу да аз түгел.

 

Без чыгарган карар кеше язмышын хәл итүдә әһәмиятле роль уйный. Без әнә шул принциптан чыгып эш итәбез дә инде. Мин, прокуратура хезмәткәрләре киләчәктә дә гражданнарның иреген һәм хокукын яклау, дәүләтебезнең бердәмлеге һәм бөтенлеге өчен җинаятьчелеккә каршы нәтиҗәле көрәш алып бару өчен тиешле барлык чараларны да күрергә тырышачакбыз, дип зур ышаныч белән әйтә алам. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International