Армиягә китте егетләр...

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Узган атна ахырында район башлыгы Камил Нугаев рәислегендә район чакыру комиссиясенең 2017 ел йомгакларына багышланган утырышы булды.

Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары подполковник Виктор Лаврентьев узган елга нәтиҗә ясап, уңай якларны һәм булган кайбер кимчелекләрне билгеләп үтте. Мәдәният бүлеге, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлекләренең чакыру кампаниясен оештырудагы эшенә яхшы бәя бирде.

 

Утырыш барышында әйтеп үтелгәнчә, киләсе чакырылыш кампаниясе барышында хәрби-табиблык комиссиясе тулысынча диярлек Спас үзәк хастаханәсе табибларыннан торачак. Армиягә китәчәк егетләрнең сәламәтлеген җентекләп тикшерү максатында тиешле медицина җайланмалары сатып алынды, аларда эшләү өчен белгечләр тиешенчә өйрәтелде. Шуңа күрә медицина тикшерүе узганда бернинди проблемалар да булырга тиеш түгел. Чакырылыш буенча билгеләнгән план барлык күрсәткечләр буенча да үтәлде. Әлки һәм Спас районнары буенча алганда, бу күрсәткеч 70 процент тәшкил итә. Әйтергә кирәк, Кама аръягы районнары буенча алганда, бу иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе.

 

Шуның белән бергә, егетләрне контракт нигезендә хәрби хезмәткә чакыру буенча да эш алып барыла. Моңарчы институт тәмамлаучыларга, Федераль закон буенча, чакырылыш буенча бер еллык хәрби хезмәтне ике ел контракт хезмәтенә алыштыру мөмкинлеге тудырылган иде. Хәзер инде техникумны бетерүчеләр дә шушы законнан файдалана ала. Контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре аз түгел. Мәсәлән, хәрбиләргә лаеклы хезмәт хакы түләнә, аларга социаль льготалар каралган. Хезмәт итү урынын һәм вакытын да үзләре сайлый ала. Хәзерге вакытта хәрби комиссариат якындагы төбәкләрдә – Самарада, Оренбург, Түбән Новгород өлкәләрендә хезмәт итү урыннары тәкъдим итә. Теләге булган егетләр контракт буенча хәрби хезмәтне еракта урнашкан гарнизоннарда да үтә ала. Әлбәттә инде, биредә акчаны да әйбәт түлиләр. Әйтик, Әлки районының бер егете әле күптән түгел генә Сахалин өлкәсенә хезмәт итәргә китте. Ул гади рядовой, бернинди выслугасы булмаган килеш ай саен 40 мең сум акча ала.

 

Якын араларда безнең районга республика хәрби комиссариаты белгечләре килергә тиеш. Алар шәһәрдә һәм авылларда яшәүче егетләр белән эшләргә җыена. Яраклы дип табылучыларга контракт буенча хезмәт итү мөмкинлеге тудырылачак. Бу хакта тулырак мәгълүматны 8(84346) 2-01-06 телефоны аша яки Әлки һәм Спас районнары комиссариатына килеп алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International