Кыенлыклар кешене чыныктыра

2018 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

Болгарда яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Зинаида Афанасьева әнә шулай ди. Әле шушы көннәрдә генә ул үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

 

Зинаида Романовна Иваново өлкәсендә туган. Шунда җиде классны тәмамлаган, әмма укуын дәвам итү мөмкинлеге булмаган. Илебездә Бөек Ватан сугышы бара: кырык өченче елда фронттан әтисенең батырларча һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә. Тормышлар шулкадәр авыр, ашарга ризык, өскә кием юк. Зинаида башкалар белән торф чыгарырга йөри. Мондагы хезмәткә чыдый торган түгел, шуңа күрә ике ел эшләгән өчен дүртне язганнар.

 

Аның бик тә укыйсы килгән! Ул Кинешмадагы текстиль техникумына һәм Куйбышев педагогия училищесына укырга керә. Әмма гаилә хәле авыр булу сәбәпле, укуын дәвам итә алмый. Сугыштан соң әнисе үлә. Ул вакытта Зинаидага егерме яшь кенә булган, энесенә – унбиш. Инде нишләргә?  Алар Красная Слобода авылында яшәгән әбисе белән бабалары янына кайтып сыеналар. Сүз дә юк, авыл тормышы җиңел түгел, мондагы кыенлыкларга бөтен кеше дә түзә алмый. Авылда яшәү Зинаида Романовнаның характерын тагын да ныгыта, көчлерәк итә.

 

Илленче еллар башында ул кияүгә чыга. Зинаида Романовна беркайчан кул кушырып утырмаган. Төрле эшләргә йөргән, учетчы, аннан соң “Краснослободский” совхозының кадрлар инспекторы булган. Йорттагы бөтен эш-мәшәкатьләргә (гаиләсендә улы белән ике кызы үсеп килгән) өлгергән, бакчасын һәм ишегалдын һәрчак тәртиптә тоткан, күп итеп мал-туар асраган. Ире белән утыз ел тату гомер кичергәннәр. Безнең иң зур байлыгыбыз – велосипед иде дип, искә ала ул...

Үзенең үткән гомер юлы турында ул мавыктыргыч итеп сөйли. Зинаида Романовна бергә эшләгән совхоз җитәкчеләрен әле дә булса әйбәт хәтерли. Аеруча авылдашлары – ирле-хатынлы Рогожиннар, Рәшит Рәхмәтуллин һәм башкаларны җылы хисләр белән искә ала. Тыл ветераны күптән түгел генә шәһәрдәге бер бүлмәле фатирга күчеп яши башлаган. Биредә Нина Главнова, Валентина Краюшкина, туганнары Тамара Баскова, Людмила Беляеваның җылы кайгыртуын даими тоеп тора.

 

Тормышта бу хатынга күп авырлыклар кичерергә туры килгән. Бәлки шуңа күрәдер дә ул хәленнән килгәнчә башкаларга ярдәм итәргә тырышкан.

 

Унынчы дистәне ваклаган Зинаида Романовна беркайчан төшенкелеккә бирелми, әле дә булса ил-көндәге вакыйгалар белән кызыксынып танышып бара. Ул газеталар укырга, телевизор карарга ярата, килгән туганнарын һәм танышларын һәрчак ачык йөз белән каршылый. Кызлары Ольга белән Наталья (кызганыч, улы Александр әле күптән түгел генә вафат булган) әниләренең хәлен гел белешеп торалар. Оныклары һәм оныкчыклары да килә. Әбиләренең хәтере әйбәт, оныклары һәм оныкчыкларының кайда укуын һәм эшләвен белеп тора. Тормыш авырлыклары күпме генә сынаса да, ул барысына да түзгән, беркайчан өметен өзмәгән. Киләчәктә Ходай биргән гомернең рәхәтен күреп яшәргә язсын иде сиңа, Зинаида Романовна! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International